ТОП просматриваемых книг сайта:
Остазбикә / Жена муллы (на татарском языке). Гаяз Исхаки
Читать онлайн.Название Остазбикә / Жена муллы (на татарском языке)
Год выпуска 1954
isbn 978-5-298-04299-7
Автор произведения Гаяз Исхаки
Жанр Литература 20 века
Издательство Татарское книжное издательство
– Болгарларда өч хатын алу бик күп булган, хатыннар ничек тордылар икән? – дип, күп хатын алу мәсьәләсен ачтылар.
Берсе Җәгъфәр әфәндедән дә:
– Сезнең хатыныңыз ничә? – диеп сорады.
Болар берлән шундый мәсьәләләрне сөйләгәндә, тагы карточкалар керттеләр. Карточкаларда әдипләр икәнлеге мәгълүм иде.
Җәгъфәр әфәнде:
– Боерсыннар, – диде.
Бу сүздән соң хатыннар да, китәргә вакыт, диеп, рөхсәт алып чыга башладылар.
Әдипләр Җәгъфәр әфәнде берлән болгарларның психологияләре хакында сүзгә керештеләр. Берсенең сүзенә караганда, боларның психологияләре гаҗәп дәрәҗә мантыйкый, имеш; икенчесенекенә караганда, миләре камил булса да, хисси уй булмаган, имеш. Бу мәсьәләне Җәгъфәр әфәндегә сөйләделәр. Ул да болгарларның миләре-башлары бөек булуыны һәм дә бик зур мәсьәләләрне аңларлык булуыны, бераз гына укыган болгар малаеның тормышның һәммә мәсьәләләре хакында фикерли, хөкем йөртә алуын, шуның соңында бер зур болгар агае[ның] бер кечкенә генә нимес малае кадәр эшкә ярамавыны сөйләде. Икесе дә Җәгъфәрнең сүзен расладылар. Икенче мәсьәләгә күчәр вакытта гына тагы әллә нинди хатыннар карточкасы кертеп бирделәр.
Болар императорский театрның артисткалары иде. Алар да керделәр. Җәгъфәр әфәндегә болгар драматургларының сәләтлелекләре хакында, аларның уеннарын уйнау актёрларга да бер ләззәт бирә, диеп, мәшһүр уеннардан ничәсен санап вә ничәсен бик мактадылар. Җәгъфәр әфәнде һәр кайсысының мөхәррирләренең нинди кеше икәнлеген, язган галәмен бик белүләрен сөйләде. Шуның артыннан болгарларда хатыннарның качу мәсьәләсенә барып йиттеләр. Һәм дә болгарларны, хатыннарының табигый хокукларын бирмәгәннәр, диеп гаепләргә тотындылар.
Җәгъфәр әфәнде:
– Качу мәсьәләсе бездә, булса да, рәсми генә иде, әмма, асылда, кача торган хатын-кыз һичбер вакытта йөзгә биштән артмамыштыр. Авылда хатыннар ирләр берлән бергә эшлиләр иде, бергә ашыйлар иде, сөйләшәләр иде, уйнашалар иде. Хәтта егетләр берлән кызларның бергә җыелып-җыелып уйный торган уеннары да бик күп иде. Качу бертөрле мулла хатыннарында һәм дә мулла хатыннарына ияреп, үзләрен олуг күрсәтер өчен тырышкан бай хатыннарында һәм дә мулла хатыннары булырга хәзерләнә торган бай кызларында гына иде. Ул да бара-тора бетте. Безнең болгарларның хатыннарына иткән җинаятьләре аларны качыру түгел, бәлки, аларга кирәгенчә тәрбия кылмау, аларны гыйлемнән мәхрүм калдырудыр, – диде.
Бу сүзләрдән соң тагы хезмәтче карточкалар кертте. Җәгъфәрнең «боерсыннар» сүзенә егерменче гасыр болгар хатыннары киемен киенгән ике хатын керделәр. Әдәп кагыйдәләрен үтәгәч тә, болгарларның киемнәре матурлыгын сөйләргә тотындылар. Болар художницалар иде. Болгарларның художестволарына сүзне бордылар. Берсе Җәгъфәр әфәндегә үзенең рәсемен дә күрсәтергә китергән иде. Рәсем кияүгә яңа бирелгән кызның