Скачать книгу

Мин сезне бөтен көчем белән бәхетле ясарга тырышырмын. Дөрес, минем гаепләрем бар. Ләкин яшьлектә кемдә булмый ул. Әгәр дә сез минем хатыным булсагыз, ант итеп әйтәм, менә дигән ир булырмын. Хәзерге бөтен гадәтләремне ташлап, сезнең сүзегездән чыкмаска сүз бирәм. Мөршидә туташ, үзегезне дә, мине дә харап итмәгез! Йә, ризамы?

      Мөршидә. Юк. Мин үз иркемдә түгел. Мансурдан аерыла алмыйм. Әгәр дә миңа аз гына ихтирамыгыз булса, минем өчен, минем хакыма, Мансурны харап итмәгез!

      Садрый. Мөршидә туташ! Актык сүзем: әгәр дә Мансурны ташларга көчегез җитмәсә, бу пычрак эшкә сез дә эләгәсез бит.

      Мөршидә. Әгәр дә вөҗданыгыз күтәрсә, теләсәгез, хәзер үк мине харап итегез! Күрәсез, минем монда бер ярдәмчем дә юк.

      Садрый. Менә нәрсә, Мөршидә туташ, мин сезгә эчемдәге бөтен серләремне әйттем. Үземне сезнең кулыгызга тапшырырга булдым. Әмма сез… Моннан соң мин нинди генә начарлык эшләсәм дә, никадәр түбән төшсәм дә, сәбәпчесе сез икәнлеген хәтерегездән чыгармагыз! Үзегез мине мәҗбүр итәсез.

      Мөршидә. Садрый әфәнде, эш минем ихтыярда түгел. Соң мин ни эшлим?

      Садрый. Ярый, чүбек чәйнәүдә мәгънә юк. Бер-берегезне сөясез икән, чәнчелегез!.. (Начар күз белән озак итеп Мөршидәгә карап тора.) Мансурны коткарасыгыз киләме?

      Мөршидә. Менә рәхмәт сезгә, Садрый әфәнде!

      Садрый. Хәзер сез минем белән извозчикка утырып барырга тиешсез.

      Мөршидә (куркып). Кая?

      Садрый. Баргач белерсез…

      Мөршидә. Нәрсә?

      Садрый. Әгәр дә хәзер минем белән бармасагыз, ул вакытта соң булыр.

      Мөршидә. Кая чакырасыз?

      Садрый. Мансурның эшләрен барып җайларга кирәк. Юкса аны бүген төнлә арестовать итүләре бик ихтимал. Бер кулга алынгач коткаруы читен булыр.

      Мөршидә (читкә). Ярабби! Бу кеше мине кая алып бармакчы була икән?

      Садрый. Ризамы?

      Мөршидә. Сез мине кая алып бармакчы буласыз?

      Садрый. Әйттем бит инде.

      Мөршидә. Юк, мин сезнең белән бара алмыйм.

      Садрый. Ихтыярыгыз. Мансур сезнең өчен кадерле бит. Ә миңа дисә, асмагайлары, тереләй җиргә күмсеннәр үзен.

      Мөршидә. Нәрсә? Әллә Мансурны асарлармы?

      Садрый. Асу гына түгел, чәнчелдереп төшерерләр. «Руки вверх!» уен эш түгел ул.

      Мөршидә. Ярабби!.. Сез мине кая чакырасыз соң?

      Садрый. Баргач белерсез.

      Мөршидә. Полицмейстергамы?

      Садрый. Баргач белерсез.

      Мөршидә. Ярый, әйдәгез!

      Садрый (чыга-чыга). Бер атуда ике куян… Ха-ха!..

      Чыгып китәләр.

      VIII. Сәйфетдинов ялгыз.

      Сәйфетдинов (өстән казаки, эчтән полиция киеме кигән килеш, кереп карана). Өйдә юкка охшый. Әмма эләктерсәм, медальнең шәбен бирерләр иде соң. Шакир байдан да бер егерме биш тамар иде. Тукта, бу бүлмәдә нәрсә бар икән? (Чыга.)

      IX. Сәйфетдинов һәм әби.

      Сәйфетдинов (сөйләшеп керәләр). Кая китте соң?

      Әби. Белмим. Сезгә соң ул ни эшкә кирәк?

      Сәйфетдинов. Мин аның авылдагы абзасы булам.

      Әби. Алай икән.

      Сәйфетдинов. Туган абзасы.

Скачать книгу