Скачать книгу

түбәтәй урынына менә бу энҗеле калфакны кидереп йөртергәме икән? Әлмөхәммәт байның кияве була торып, дөньяда юк шундый затлы такыя да киеп йөрмәгәч, – дигән булды, ни әйтергә белмәгәннән шаярткандай итеп. Һәм калфакны шундук кире алып урынына куйды, шул секундта ук ул инде шаяртудан узган иде, – курыкма, урын табарбыз без аңа. Акча китерә торган зат әйбер ул.

      Ул кичне алар утлыгы җимерелгән, ләкин Гыйльмениса бу йортка килен булып төшкәннән бирле әледән-әле су буенда ком белән ышкып агартыла-агартыла чак кына рәткә кергән самавырдан, чынаякларга кашык очы белән генә кәҗә сөте тамызып, гадәттә эчелә торган чәйне эчтеләр, гадәттә сөйләшенә торган сүзләр сөйләшенде, тик Камәр генә, юктан гына да очынып китә торган тәэсирчән Камәр генә, ихтимал, җиңгәсенең күлмәк тегеп бирәм дигән сүзләреннән очынып булса кирәк, тора торгач:

      – Иске күлмәк киеп йөргәнгә генә бөкре дип үртиләр мине, яңаны кисәм, Алла боерса, мин бөтенләй бөкре күренми торганмындыр әле! – дип куйды.

      Гыйльменисаның да, Барыйның да күзләренә яшь килде, чәй эчеп туктаганчы бүтәнчә сүз яңартучы булмады. Ләкин шулай да, сөйләшмәсәләр дә, телләренә купшы сүзләр килмәсә дә, бу кичне, бу табын яныннан торганда, алар өчесе дә күңелләре белән иксез-чиксез яхшырганнар, дөньяда алардан да бәхетле кеше юктыр, дөньяда булса да, боларның Ташлы Ярында андый кеше юк һәм булмаска да тиеш кебек тоела иде. Һәм менә шушы бәхетле кичне Гыйльмениса беренче тапкыр сүрүе-тышы катып беткән иске түшәккә кар кебек ак җәймә җәйде, мендәрләренә яңа тышлыклар кидерде. Хатынының шундый актан-чистадан урын җәйгәнен бер читтән оялган сыманрак карап торган Барый, урын җәелеп беткәч, балалар кебек, кинәт бер киреләнеп куйды.

      – Кирәкми, Гыйльмениса, ятмыйм мин бу урынга. Ятсам да йоклый алмам. Эт корсагына сары май килешмәс.

      Гыйльмениса, чын эшкә килгәндә уен-көлкене һич күтәрә алмый торган җитди табигатьле Гыйльмениса, Барыйның бу сүзләренә хәтта җавап та биреп тормады, вакыты җитү белән, аны төртеп аударгандай яткырды.

      Иртәгесен Барый иртүк күз ачып, Гыйльменисасы уянганчы эндәшми-тынмыйча, көйле бала кебек, яткан җиреннән көлемсерәп, уйланып ятты. Ниһаять, түземлеге җитмәде.

      – Яңа урын-җир килештеме, озаграк йокладың син бүген, – дигән булып сөйләнә-сөйләнә, хатынын уятты да шул ук очтан яңадан сөйләнә китте: – Ә миңа, Гыйльмениса, син теләсә нәрсә әйт, килеште бу яңа урын. Бик матур бер төш күрдем. Имештер, кырдан тузан туздырып ат көтүе кайта. Ат – иң изге хайван ул, Гыйльмениса, белмәсәң бел. Ир төшенә ат кердеме – тикмәгә генә түгел инде. Син әле аның азагын тыңлап бетер, хикмәте азагында аның. Шул көтүдән бер тай, әкәмәт, ялы кыркылган, койрыгы киселгән менә дигән яшь бер тай чабып безнең капкадан килеп кермәсенме! Куып чыгарыр хәл юк малны, әкәмәт. Син теләсәң нәрсә әйт, Гыйльмениса җаным, гел болай коелып төшкән булмаячак безнең тормыш, менә шушы алама Барый әйткән ие диярсең. Алдагы елда бездә җир өләшү булырга тиеш, шуңарга тиклем син, Ходай кушып, миңа үзем кебек

Скачать книгу