ТОП просматриваемых книг сайта:
Йөзек кашы / Перстень. Фатих Хусни
Читать онлайн.Название Йөзек кашы / Перстень
Год выпуска 0
isbn 978-5-298-04257-4
Автор произведения Фатих Хусни
Жанр Литература 20 века
Издательство Татарское книжное издательство
Мин аның мондый ихлас күңелдән һәм чын-чынлап кешене яклап әйткән сүзеннән тәмам әсәрләнеп, авыз эчемнән ниндидер мәгънәсез ымлыклар ясаудан узмыйча утыргач, председатель, тагын да канатланып китеп, соңгы тәкъдимен үк ясады:
– Көндез сез үз ирегегездә, иптәш корреспондент. Йөрегез, күрегез, телисез икән, кешеләр белән сөйләшегез. Кичкә урыныгыз – безнең мәҗлеснең түрендә. Чакыру шушы: бергәләп безнең хөрмәткә лаеклы колхозчыбыз Гыйльмениса түти Рахманованың җитмеш яшьлек юбилеен бәйрәм итәрбез. Кызыксына калсагыз, соңыннан аның гомер юлы, биографиясе белән дә танышырсыз. Бик тә гыйбрәтле аның биографиясе.
Бу кадәр кистереп әйтүгә каршы килә аламмы соң? Кунак – хуҗаның ишәге дигәндәй, бу очракта ишәк булудан да яхшысы күренми, дидем эчемнән. Ләкин, ишәк булу белән бергә, мин әле бит кеше дә идем. Кичен булачак мәҗлесне көтеп, күләгәле чоланда баш астыма ястык, ястык астына блокнотымны салып йокы симертергә ашыкмадым. Үз күзләрем белән авылны, колхоз хуҗалыкларын караштыргалап йөрергә, туры килсә, җайлап кына кешеләр белән дә сөйләшкәләргә дип, урамга чыгып киттем. Авыл, шома хикәяләрдә язылганча, коеп куйган түгел, сугыш арты еллары авылы икәнлеге бөтен җиреннән күренеп тора иде. Әмма шулар арасында салам түбәле бер өй – бары тик бер генә өй башында җәйге җилдә зур ут күбәләге кебек җилфердәп торган кызыл флаг, бер үк вакытта гаҗәп тә, серле дә булып, әледән-әле минем күз алдыма калкып чыга торды.
II
Клублары, әлбәттә, зур түгел иде. Ул чакларда күп авылларда шулай булганы кебек, монда да иске мәчеттән бозып әтмәлләгән тәбәнәк кенә бер бина, аның каравы стеналарына плакат һәм лозунгларны бер дә жәлләмәгәннәр. Бер караганда, ник кирәк булды икән монда сәхнәгә кызыл җәйгән президиум өстәле сузып кую? Ник кирәк трибуна? Ник кирәк башы китек графинга су тутырып кую? Куй зал дигәненә буйдан буйга сузып өстәл. Берсе җитмәсә, икенчесен китереп ялга. Кунагың