Скачать книгу

күзләрем алдына китереп терәде. Аның чәнчә бармагында кашы йөрәк төсле итеп коелган көмеш йөзек ялтырый иде.

      – Укы! – диде ул, миңа йөзек кашын күрсәтеп. – Монда нәрсә дип язылган?

      Чынлап та, йөзек кашында кечкенә генә булып «ﻪﻠﺳﺍﻭ» («Вәсилә») дигән исем янып тора иде.

      Кинәт айнып киттем, кулымны Госманның якасыннан ычкындырдым. Янган баганадай тик басып торам, кайдан тотынырга, нәрсәдән элеп алырга икәнен белмим. Ә Госман, йөрәкне бозып, һаман сөйләнә:

      – Ихтимал, ул сине кайтмас дип уйлагандыр, ике елга якын бернинди хәбәрсез йөрдең бит. Көтмәгәндә генә кайтып төштең, ул чагында йөзек минем бармакта иде инде. Син юкта бер-ике тапкыр Сабан туе булып алды, ә Сабан туйларында Мамалай кызларының нишләгәнен үзең беләсең. Бигрәк тә кунак егетләре белән…

      Бер сүз дә дәшмим, басып тик торам. Каршымда сукыр ут яна, әллә шул сукыр уттан тотыныргамы?

      Күпме басып торганмын, чайкалып, башымны күтәреп җибәрдем. Өйдә шаулашалар, ә минем керәсем дә килми. Госман кереп китте инде, ә мин нидән тотынырга белмичә торам да торам.

      Вәсилә чыкты. Чыкканда кояш төсле иде, мине күргәч, бөтенләй коелып төште.

      – Нишләп болай үзең генә торасың, Айдар? Башың авыртамы әллә? – ди бу. Куллары белән минем башыма сузыла.

      Кулларын кире этәрәм.

      – Бар, кереп кит, – дим. Ул кереп китми, минем янымда басып тора, үзе дерелдәгәннән-дерелди.

      – Кереп кит, диләр сиңа! – дип кычкырып җибәрәм. Тавышымнан өйалдындагы һава хәрәкәткә килә, сукыр ут сүнә. Без караңгылык эчендә күмелеп калабыз. Вәсилә хәзер үзе күренми, бары тик калтырап чыккан тавышын гына ишетәм:

      – Нигә болай үпкәләдең, Айдар? Әйт, ни булды сиңа?

      Кулларым белән капшап, аның кулларын табам, – җылы, яшәп тора торган куллар. Ул арада Госманның теге сүзләре исемә төшәләр, – куллары салкын бакаларга әйләнгән кебек булалар. Җилкәсеннән этеп, Вәсиләгә келәтне күрсәтәм:

      – Синең белән сүз соңыннан булыр, бар, келәткә кер дә көтеп утыр.

      Ул һичбер каршылыксыз келәткә кереп китә. Бераздан аның, келәт ишегенең элгечен эчтән төшереп, бикләнгәнлеген ишетеп калам. Ярый, ныклап исәпләшәсе кешем хәзер минем кулда. Калганын әкренләп сүтәрмен әле.

      Бөтенесен бозып ташлау өчен берничә юл бар. Берсе – башны исереклеккә салып өйгә керергә дә Госманны тәрәзәдән тотып бәрергә. Ошамый. Госманның ни гаебе бар монда? Кыз үзе кочакка атылып кергәч, Госман кочагын җәйми нишләсен? Аннары тагын, ни генә димә, ул бит минем кунагым. Үз кунагыңны үзең тәрәзәдән ташлау безнең Янбулатта булган хәл түгел. Икенче юлны беләм, анысы да ошап бетми.

      Бөтен бәлам дә шунда: мин эшне уйлап эшли алмыйм. Өченчесе ошыймы-юкмы дип тормадым, йөгереп урамга чыктым да, зур гына бер таш табып, шуның белән үзебезнең тәрәзәбезгә – ялт. Пыяла чалтырап коелды, калганын мин күрмәдем. Өйгә әйләнеп кергәндә, мәҗлес тузгыган, кешеләр, ташны кулдан кулга йөртеп, берсенә берсе карашалар, тәрәзәгә каршы якта утырган Саттар башын тотып изалана, аның бармак араларыннан кан бәреп чыккан. Таш бөтенләй гөнаһсыз кешегә эләккән икән, чамаламыйчарак җибәргәнмен

Скачать книгу