Скачать книгу

алар да адашып йөриләр. Ул карурманнар тагын! Җайдак түгел җәяүле дә ерып чыккысыз. Сукмагыннан яздыңмы – беттем диген. Һай бу Урал! Очы-кырые юк бугай бу кырыс җәннәтнең. Инде икенче көне юлда, як-якта исә һаман да шул күккә ашкан мәгърур таулар да алардан калышмаска тырышып кояшка тартылган нарат-карагайлар. Юлына әледән-әле ярсу-йөгерек елгалар, мәкерле тарлавыклар, мәшәкатьле тау үткелләре дә юлыга юлыгуын. Әмма алары да даладагы сыман иркенлек хиссияте бирмиләр, шушы бихисап кыя-сөңгеләрнең, карагай урманнарының дәһшәтле мәһабәтлеген арттыралар гына. Шуңа карамастан монда үзеңне ничектер хөр, иркен итеп тоясың. Булса да булыр икән ыгы-зыгысыз, шау-шусыз илаһи бер төяк! Әнә ич күпме юл үтте, ник кенә бер бәндә очрасын да, ник кенә бер кеше тавышы ишетелсен. Хәтта кошлар да тынып калган. Күк ут өсте – Питрау җитте шул, Питрау. Әллә соң шул шомлы-дәһшәтле тынлыгың белән бөек микән син, Уралтау?! Шушы әкияти гүзәллектән, бөеклектән шулкадәр әсәрләнгән иде ки, тезгенен кулына алганын сизми дә калды. Әмма кузгалып китәргә өлгермәде, кайдандыр, сул тарафка сузылган ике тау арасындагы үзәнлектән, шушы төбәк баласы – башкорт егетенең киң күкрәктән сузып-сузып җырлаганы ишетелде:

      Уралкайзан бейек, ай, тау булмас,

      Уралкайзы һөймәс тә йән булмас.

      Үз илкәе өсөн корбан булган

      Ир-егеткәйнең гүмере йәл булмас.

      Ниһаять, җыр еракка китеп тынды, Уралның күгелҗем таулары арасында эреп юкка чыкты. Абдулла исә аты өстендә һаман да таш сын сыман утыруында. Юлына кузгалып китә алмый, сихерләнгән иде егет. Вә әй хәсрәт, сагыш дигәнең ошбу азат төбәккә дә килеп җиткән икән ләбаса! Аңа бит әле бая гына мондагыдай хөр-аулак урыннар, мондагыдан да бәхетле кешеләр бүтән беркайда да юктыр сыман тоелган иде. Беркатлы димә инде син бу күңелне. Булмаган ди! Кыерсытылганнар, җәберләнгәннәр белән дөнья тулы хәзер. Теге чакта, Ташкичүдән кайткан мәлдә, өстенә очып килгәндәй тоелган дәһшәтле Каракош бу борынгы тауларга да төртелеп калмаган икән шул, Урал аръягына ук барып җиткән. Вә әй хәсрәт, бер генә дә иреккә тиенгән төбәге юк микәнни соң бу Рәсәйнең?!

      Абдулла тезгенен җибәрде, күн итек үкчәсе белән атының корсагын сыдырып алды – шактый гына хәл җыярга өлгергән алаша адымлы гына кузгалып китте. Сукмак, каршыдагы ялангач кыяны урап үтте дә, теге тар үзәнлеккә килеп төште, уңга борылды, юлчыны бая гына теге башкорт җайдагы китеп югалган якның капма-каршысына юнәлтте. Монда чагыштырмача тигез иде. Абдулла, тезгенен ияр кашына элеп, янә уйга батты. Барча халаеклар Каракош канаты астында диген. Ә ул, ахмак, әнә шул җиһанны томалап килгән пырдымсыз көчтән Урал аръягына китеп котылмакчы булды. Дөресрәге, качты. Посарга түгел, кылычка ябышырга кирәк булгандыр, бәлки?!

      Әйе, Ташкичүдән кайткач, аңа үзләренең Карышбаш авылында шөгыль табылмады. Мостафа мулла әле типсә тимер өзәрлек: мондагы бердәнбер мәчеткә дә, аның янындагы бәләкәй мәктәпкә дә якын килермен димә. Ни чарадан бичара дигәндәй, үзләреннән ике көнлек юлда гына булган Гъәйнә иләвендәге Илеш мулла авылына барып урнашырга,

Скачать книгу