Аннотация

Китапта халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайиҗатыннан иң яхшы шигъри үрнәкләр хронологик тәртиптә тәкъдим ителә. Еллар узган саен, аның шигырьләре тагын да көчлерәк, аһәңлерәк яңгырый, асылыбызны, телебезне, шанлы тарихыбызны, ахыр чиктә татарлыгыбызны әледән-әле искә төшереп, ассызыклап тора. Әлеге җыентык урта мәктәп укытучылары, югары уку йорты мөгаллимнәре, укучылар, студентларга һәм, гомумән, Габдулла Тукай иҗаты белән кызыксынган киң катлам китап сөючеләргә адреслана.

Аннотация

Шагыйрь Наис Гамбәрнең бу китабына тупланган моңсулык, сагыш белән өртелгән уйчан-фәлсәфи шигырьләре укучыларга әдәби мирас буларак тәкъдим ителә.

Аннотация

Новая книга Рафаэля Ахметовича «Поимённо вспомним всех» поражает своей обнажённой, суровой, порою просто тяжёлой для человеческой психики правдой. В конце восьмидесятых прошлого века он провёл целое лето в архивах КГБ – занимался делами репрессированных татарских литераторов. В те дни, по признанию писателя, он чувствовал себя плохо, «портилось настроение, кололо в груди, пропадали аппетит и сон». Но книга была создана. В ней целая галерея жертв сталинских репрессий, а также палачей и, к сожалению, имена и поступки авторов писем-доносов на своих же коллег-литераторов.

Аннотация

Шагыйрьнең яңа җыентыгына тупланган әсәрләр бер мәхәббәт тарихына багышланган. Ярату хисе кешегә яшәү дәрте бирә, аны өметле һәм хыялый язмышка рухландыра. Чын сөюдә шатлык белән сагыш янәшә яши, еш кына аларны бер-берсеннән аерып алып та булмый. Автор фикеренчә, ихлас мәхәббәттә сагыш – тирәнрәк, югалту аянычлырак була. Рәхим итеп, мәхәббәт кошының сайравын тыңлагыз!

Аннотация

Рассказ для детей, перевод с татарского.

Аннотация

Книга «Побег из ада» была написана Героем Советского Союза М. П. Девятаевым (1917–2002) ещё в шестидесятые годы XX века. С тех пор она была переиздана несколько раз. На этот раз автор дополнил свою легендарную историю побега из фашистского плена на новейшем бомбардировщике «Хейнкель-111» новыми подробностями – фотодокументами, письмами-откликами читателей. Величайший подвиг, совершённый в годы войны, и испытания, выпавшие на долю многих советских людей, не оставляют равнодушными ни одно поколение читателей.

Аннотация

Балалар өчен язган шигырьләре һәм пьесалары белән танылган Рафис Корбан бу китабында шигърият сөючеләр өчен яңа яктан – тәрҗемәче буларак ачыла. Җыентыкта аның тәрҗемәсендә ике дистәдән артык шагыйрьнең әсәрләре урын алды. Китап шулай ук тугандаш халыкларның әдипләре иҗаты белән таныштыру җәһәтеннән дә кызыклы булыр дип уйлыйбыз.

Аннотация

РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, ТАССРның халык артисткасы, композитор Сара Садыйкованың әлеге китабына төрле елларда язылган җырлары тупланды. Җыентык музыка сөючеләргә, профессиональ башкаручыларга тәкъдим ителә.

Аннотация

Татарстанның халык шагыйре Зиннур Мансуровның әлеге мәкаләләр җыентыгына җәмгыять тормышындагы әһәмиятле мәсьәләләр турында уй-фикерләре, әдәбият һәм сәнгать үсешенә мөнәсәбәтле караш-күзәтүләре, төрле буын каләм әһелләренә багышланган иҗат портретлары, аерым китапларга бәяләмәләре тупланды.

Аннотация

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, композитор М. Имашевның әлеге җыентыгына төрле елларда иҗат ителгән җырлары туплап бирелде.