Аннотация

Татарстан Республикасының халык язучысы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Нәбирә Гыйматдинованың әлеге китабына соңгы елларда язылган повесть, хикәяләре туплап бирелде. «Нурулла», «Сөйлим, тыңла…», «Кәтәнә» шикелле күләмле әсәрләрендә һәм «Икәү», «Тимә, ярамый…», «Үч» кебек мавыктыргыч хикәяләрендә ул укучыны яшәүнең мәгънәсе, кешелекнең мәңгелек проблемалары – Изгелек, Яхшылык, Намус, Вөҗдан һәм Мәхәббәт турында уйланырга чакыра.

Аннотация

Язучы, Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Мәхмүт Хәсәновның бу китабына «Көзге йолдызлар астында» һәм «Урман шаулый» исемле повестьлары тупланды. Алар укучыларга әдәби мирас буларак тәкъдим ителә.

Аннотация

«Тәрәзәләр» китабының (Казан : Татар. кит. нәшр., 2014) дәвамы буларак басылган әлеге китапта табигатькә, туган якка, халыкка, фидакяр мөгаллимнәргә дан җырлана. Халыкчан тел белән язылган әсәрләрдә кеше табигатеннән килә торган шәфкатьлелекнең, игелек кылуның яшәү көче бирүе турында ассызыклана.

Аннотация

Әлеге китап каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең исеме, тормышы, көрәше, иҗаты белән язмышлары бәйләнгән Башкортстан кешеләре, аның көрәштәшләре, патриот-шагыйрьнең тормыш һәм көрәш юлын өйрәнүчеләр турында бәян итә.

Аннотация

Әлеге китапка Мансур Вәли-Барҗылының төрле елларда иҗат ителгән повесте, новеллалары, публицистик язмалары һәм юморескалары туплап бирелде.

Аннотация

Язучы үзенең беренче җитди китабында яшәешнең иң кискен мәсьәләләрен хәл итәргә алына. Аны бигрәк тә авыр сынаулар үтеп бәхеткә омтылучы яшьләр, яшь гаиләләр язмышы, шул язмышлар белән бәйле милли геройлар, образ-символлар, тормыш детальләре җәлеп итә. Автор тормышта мәхәббәтнең нәфрәттән өстен булуын тагын бер мәртәбә раслап күрсәтә.

Аннотация

Язучы Зариф Бәширинең замандашлары турындагы истәлекләре, «Чуаш кызы Әнисә» бәяны һәм публицистик язмалары укучыларга әдәби мирас буларак тәкъдим ителә.

Аннотация

Дистәдән артык роман авторы, Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Вахит Имамов үз иҗатын ике канатлы итеп алып барырга омтыла. Әдипнең яңа китабына Идел буе Болгар дәүләтенең шанлы да, канлы да тарихына багышланган «Карабәк» романы белән бүгенге чор татар авылларының аянычлы да, өметле дә язмышын тасвирлаган «Каенсар» романы урнаштырылды. Уртак нигез, рухи берлек, милләт язмышы мәсьәләләре бу әсәрләрне бер үк тарихи яссылыкка куя.

Аннотация

Язучы һәм публицист Наил Шәрифуллинның киң катлау укучыларга тәкъдим ителгән әлеге китабына хәзерге вазгыятьне, тормышны төрле яктан чагылдырган, төрле елларда көндәлек матбугатта дөнья күргән мәкалә-язмалары тупланды.

Аннотация

Нəби Дəүлинең бу повесте автобиографик материалга һəм əсирлек турындагы шəхси кичерешлəргə нигезлəнеп язылган. Бүгенге көндə дə актуальлеген югалтмаган һəм популяр булган бу документаль əсəр конкрет тормыш вакыйгалары җирлегендə фашизмның антигуманистик йөзен, ерткычлыгын фаш итүе белəн əһəмиятле.