Аннотация

Татарстан Республикасының халык язучысы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Рабит Батулла укучыларыбызга Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев турында әдәби-документаль әсәр тәкъдим итә. Китапта Илбашының кызыклы да, гыйбрәтле дә, катлаулы да, мәгънәле дә тормыш юлы тасвирлана.

Аннотация

«Колакчын Тафи». Әнине тыңламау, гаиләдән, туганнардан йөз чөерүнең нәрсәгә китерүе турындагы әлеге әкият балалар өчен кызыклы да, кызганыч та, тәрбияви булыр. Күренекле әдип Р.Батулланың нәни укучыларыбызга бүләге – матур рәсемнәр белән бизәлгән китап!

Аннотация

Татарстан Республикасының халык язучысы, Г. Тукай исемен­дәге Дәүләт, Г. Исхакый, А. Алиш исемендәге әдәби бүләк­ләр иясе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рабит Мөхлисулла углы Батулланың әлеге томында халкыбызның күренекле шәхесләре турында озак еллар дәвамында җыя килгән мәзәкләре, сөйләкләре һәм хикәятләре тупланды. Елмаерга, шул ук вакытта уйланырга этәрүче әлеге китап киң катлау укучыларга тәкъдим ителә. Дополнительно после приобретения книгу можно будет скачать в формате epub.zip.