Скачать книгу

«Ничек соң, егет, – диде ул, зурлар кебек арбадан аякларын салындырып утырган Тәмиргә. – Төнлә белән йөрергә шүрәлеләрдән курыкмыйсыңмы?» Тәмир исә эре генә: «Шүрәлеләр белән бала-чаганы гына куркыталар», – дип җавап кайтарды. Бәдри чын күңелдән рәхәтләнеп көлгән иде. Шуннан бирле директор аны үз малае кебек ярата башлады, аның турында һаман кайгыртты. Ул аны укытырга да теләгән иде, тик Тәмир аяк терәп каршы торды. «Бераз эшлим әле…» – диде. Хәзер Тәмир үзе дә кеше ярдәменә мохтаҗ түгел инде, тәмам егет булды. Алдынгы эшчеләрдән санала. Рәсеме Почёт тактасыннан төшми, узган сезонда комсомолга керде…

      …Көлемсәр, Тәмирнең чын гармунчылар кебек тырыша-тырыша тезенә чуар корама ябуын күреп, көлеп җибәрә язды. Әллә зурлар белән бик иртә аралашудан инде, Тәмир вакыты-вакыты белән үзен бераз эрерәк тотарга ярата иде.

      Конферансье Көлемсәр башкарачак номерны игълан итте:

      – Татар халык көе «Кара урман»…

      Аның соңгы сүзләре көчле кул чабулар эчендә күмелеп калды. Бераздан шау-шу басыла төште. Шулвакыт арткы рәтләрдә хәрәкәт башланды, эскәмияләр шыгырдап куйды. Көлемсәр артта басып торучылар арасыннан Бәдри аганың таныш түгел бер егет белән, иелә-иелә халыкны ерып, әкрен генә алга таба үтүен күрде. Бәдри аганың концертка килүе Көлемсәрнең күңелен тагын да күтәреп җибәрде.

      Алдагы рәтләрдә утырган егетләр аларга урын бирде. Бәдри ага, кояшта уңган кепкасын салып, сирпәйгән чәчләрен рәтләде дә Көлемсәргә карап елмайды һәм, күз кыскан сыман, ияк кагып куйды: хәзер инде, янәсе, башласаң да ярый.

      «Шушы егет турында әйткәннәр икән», – дип уйлады Көлемсәр. Әле концерт башланыр алдыннан гына, автокран белән вагоннарга агач төяп торучы Люба Синицина, сәхнә артына йөгереп кереп: «Кызлар! Менә дигән чибәр егет килде. Концерттан соң, чур, беренче булып аның белән үзем танцевать итәм», – дип сикеренгәләп куйган иде.

      Тәмир сыздырып уйнап җибәрүгә, зал тынып калды. Урамда буш прицебын шалтыратып узып киткән машинага да берәү дә игътибар итмәде, моңлы, көчле аһәңле көй агыла башлады.

      Карурманнарга кердем,

      Сызылып таңнар атканда шул –

      Карурман кергәч…

      Җыр халык белән шыгрым тулы бөркү залдан, ачык ишек һәм тәрәзәләр аша посёлокның тынып калган урамнарына ташып чыкты. Айның көмеш урагы урман өстендә хәрәкәтсез калган. Әйтерсең ул да бу җырны тыңлар өчен туктаган. Утлары сүндерелгән зал тәрәзәләреннән тышкы яктагы барлык нәрсә аермачык булып күренә иде. Әнә тәрәзәгә орынып, яшь каен агачы үсеп утыра. Ул йомшак кына искән җилдән дә тәрәзәгә таба иелә, әйтерсең лә аның да шаулап торган кара урман турындагы илһамлы җырны ишетәсе килә.

      Ә җыр, тамашачыларның барлык хисләрен, тойгыларын яулап, һаман агыла да агыла:

      Яратам урманда

      Кошлар сайравын ла,

      Нарат шаулавын…

      Концерттан соң танцылар буласын белеп, яшь-җилкенчәк өйләргә таралмады. Шул арада кранчы Люба сәхнә артына йөгереп керде дә, Көлемсәрне кочаклап үпкәннән соң:

      – Шундый,

Скачать книгу