Скачать книгу

тарихны белгәннән соң, бу үтә дә гадел, самими җәнлекләргә хөрмәтем тагын бер башка артты. Бер җәйне хәтерлим әле: кояшлы июнь көне иде. Чатыр тауның иң биек ноктасына менеп, саф җилендә коенып алдык та янәшәдәге таулар куенына төштек. Чаукалыкта учак яна, асылма казанда шулпа кайный. Күмер өстендә шашлык кымырҗый. Табын мул, кәеф шәп. Магнитофоннан ургылып музыка агыла. Бервакыт тау битләре буйлап тезелгән кызгылт өркәчләр артында хәрәкәт купты. Безнең ул кадәр үк явыз түгеллегебезгә тәмам ышангач, суырлар бала-чагалары, бөтен гаиләләре белән оялары кырыена чыгып яттылар. Изрәп музыка тыңлыйлар. Астарак, безнең учактан ерак түгел генә оядан чыккан суыр, үрә басып, сакта тора. Якын бара башласаң, бөтен гәүдәсен селкетеп, койрыгы белән көч биреп, сызгырып куя: бүтәннәргә хәбәр сала, янәсе. Мин аңа таба отыры якынаям, суыр күзгә туп-туры карап тора. Үзе чамалаган кадәр ара калгач кына, ялт итеп, оясына чума.

      Тагын аңлашып булмады… Югыйсә тау битендәге бөтен суырларны җыеп әйтәсе идем:

      – Ничәмә-ничә гасыр буена күпме галимнәрнең, алтынга кызыгучы башкисәрләрнең хыялында йөргән, сокландырган, аптыраткан, табындырган җәнлекләр бит сез! Кышларын, озын йокыга талгач, ата-бабаларыгызның туган җире – бәллүр кар түбәле Һималай кыялары төшегезгә керәме?!

      Керәдер, мөгаен…

      Әгәр сезне Геродот хәзрәтләре кырмыска дип атап, күпме акыл ияләрен саташтырмаган булса, европалылар тарафыннан күптән инде кырылып беткән булыр идегез. Рәхмәт аның бөек ялгышына! Рәхмәт аның егерме биш гасыр чишелми килгән табышмагына!

      Кызыгам мин сезгә, мәҗүси җаннар. Туган ягымның туграсына тере бизәк булып керәсе галиҗәнап байбаклар!..

* * *

      Чишмә тавыннан караганда, туган авылым кочакка сыя да бетә. Әнә каен урманының ике тарафыннан Нөгеш, Чат сулары агып чыга да, авыл эчендә кушылып, Эстәрле инешенә әверелә. Өянке тамырларына тотынып аккан шул инеш буаларында мин йөзәргә өйрәндем. Тал күләгәсендәге серле кумырыклардан дөмберт белән балык куа идек. Бидәлгә яисә кәрзингә эләккән балыкны җыясың, кара төстәге этләй балыгын ташлый барасың. Тегермән буасында беләк буе чуртаннар эләгә, болар – безнең авыл өчен акула дәрәҗәсендә, өлкәннәр генә эләктерә ала торган патша-балыклар.

      Тегермән шарлавыгыннан соң инеш тараеп, зирек куаклары арасыннан шәбәеп ага. Анда тәңкә балыклар белән бергә «кылыч балык» лар да эләгә. Уйламыйчарак тотынсаң, сырты кулыңны кисә торган, үрдәк борынлы, бармак буе бу балыкларны без, ниндидер хәшәрәт эләктергән кебек чирканып, суга ыргытабыз.

      И җүләр чак!

      «Кылыч балык» дигәнебез кара уылдык бирә торган затлы чөгә (стерлядь) булган икән. Аларның әнкәләре Камадан Ык аша безнең Эстәрлегә – тыныч суга – уылдык чәчәргә керә торган булганнардыр. Маймычлары, үсә төшкәч, киредән Ык аша Камага китеп барганнардыр. Без, мокыт ташбашлар, әнә шул ерак сәфәргә җыенган, киләчәктә зур үсеп, Мәскәү Кремле өстәлләренә куелырга тиешле «чөгә малайларын», тотарга чирканып, иреккә җибәргәнбез икән…

      Эстәрлебаш

Скачать книгу