Скачать книгу

кебек. Текә маңгаеның дәвамы булып куе кара чәче өскә чөелгән, тигез кыркылып, баш чүмеченә таба юкарып төшә. Муены белән гәүдәсе тоташ, шуңамы, ул башын иебрәк йөри. Калын күзлек пыялалары аша күзләре кечкенә генә булып, бик тирәннән күренә.

      «Әгәр мәктәп директоры булмаса, бик зур гаскәр башлыгы – генерал итеп куярлар иде аны», дип уйлый идем мин.

      Без аны «директор абый» дип йөртәбез. Менә ул, хром итекләрен шыгырдатып, мәктәп коридорыннан килә. Син инде үзеңнең бөтен шуклыкларыңны күңелеңнән барлап чыгасың. Эчкә курку йөгерә. Буйга тагын да кечерәеп, стенага кереп китәр шикелле барасың. Исәнләшү дә авыз эченнән зәгыйфь кенә пышылдауга әйләнеп чыга.

      Гадәттән тыш усал тоела иде ул.

      Корыч тавышы белән дәрес башлануын игълан итүгә, класста шундый үткен тынлык урнаша ки, хәтта канның тамырларда типкәне ишетелеп тора. Күрше класстагы тавышлар калын стена аша саркып керә башлый.

      Таушалып, ялгау урыннары куба башлаган дөнья картасы алдында басып торганымны һич тә онытасым юк. Сорау бирелгән. Директор абыйның шундый гадәте бар: башта ул сине ашыктырмый, кабаландырмый, уйланырга мөмкинлек бирә. Иелеп, журналга нидер яза, күтәрелеп карамаса да, синең нинди халәттә торуыңны үтәли сизәдер кебек.

      Сорау бирелгән: «Мәрмәр диңгезенә көньяктан нинди бугаз аша кереп була?» Директор абыйның тавышы минем колак төбендә яңгыравын җуя алмыйча тирбәлеп тора. Картасы да биек эленгән бит аның, вак язуларны укымалы да түгел. Куркудан минем аяк астында идән чайкала башлый. Тынычлану өчен, вакытны азга гына булса да сузарга иде… Кайсы тирәдә икәнен томанлы гына чамалыйм инде чамалавын. Каушаудан, тал чыбыгыннан шомартып эшләнгән күрсәткеч таягым Гибралтар бугазына килеп төртелә. Такыр башын кытыр-кытыр сыпырып торган малай нәкъ егерме өч елдан соң шушы Гибралтар бугазы ярында, Испания ягыннан Марокконың кызгылт тауларына карап торырмын дип, әлбәттә, уена да китерә алмагандыр…

      Кысып тоткан кул калтыравы күчкән таяк очы эзләнә-уйлана, Урта диңгез буйлап йөзеп килә. Дөресен әйткәндә, мин аны диңгез итеп күзаллый да алмыйм. Зурлыгы безнең инеш сыман гына тоела. Тоташ зәңгәрлек булып бара югыйсә, әз генә култык ясап кердеме – бүтән исем. Нигә тоташтан бер Урта диңгез генә дип аталмый. Шуңа һич башым җитми. Бер үк су акмый микәнни соң бу ярлардан?!

      Таяк очы, икеләнеп, Сүәеш каналы яныннан кире борыла, тагын шул диңгез дулкыннарына кереп адаша. Әнә Кара диңгез, Каспий, Арал, яңгырдан соң җыелган күлләвек шикелле, әллә каян балкып тора. Һәрберсенең үзенә койган елгасы, йомык ярлары бар. Ә монда… Табып кара син диңгез эченнән диңгезне!

      Директор абый күрсәткән иде бит узган дәрестә ул Мәрмәр диңгезен. «Биш» ле алгач, киләсе дәрестә барыбер сорамый дип, астан гына рәсем ясап утырган идем шул. Колагыма керде югыйсә «мәрмәр» дигән сүз, диңгезгә таш исеме кушалармыни инде дип аптырап та калган идем, күтәрелеп карарга исә баш җитмәгән.

      Мин, ярдәм эзләгәндәй, яшен тизлеге белән класска күз төшереп алам. Арткы партадан гел елмаерга кызыгып торган җәлпәк

Скачать книгу