Скачать книгу

кешене ачлы-туклы тотып, хакимиятнең күзенә генә карап торган күндәм-ихтыярсыз коллар итү борын-борыннан килә. Урта гасырларда оброк җыйган кебек, комсызланып, бер кулга азык-төлекне туплап, әрәм-шәрәм итү җәмгыятьнең законлаштырылган җинаяте иде. Элеваторлар, ит комбинатлары, гадәттә, тимер юл яисә зур сулар ярына урнашкан була. Моннан байлыкны каядыр алып китү уңайлы. Ачка интегә башласа, искереп, тәмен җуйган азыкны шул ук өлкәләргә саран гына кайтарырга да мөмкин. Рәтле илләрдә эткә дә бирелми торган ризыкны ашханәләргә, санаторийларга, балалар бакчаларына таратып: «Мәгез, коллар!» – дип өләшергә була.

      Күп еллардан соң миңа Бөгелмә ит комбинатында булырга туры килде, һәркайдагы кебек үк анда да чират, мәхшәр иде. Кан, үлем исе… Алда котылгысыз үлем көткәнен сизәләр икән шул мәхлук малкайлар, сизенәләр, шуңа күрә алларына салган азыктан да баш тарталар. Бәлки, алар, соңгы минутларында чарасыз калып, адәмнәрнең вәхшилегенә моңсу күзләре белән карап, эчтән генә каргый, ләгънәт укыйлардыр. Алла каһәре өстенә мал каргышы да төшәдер адәми затларга.

      Мин мондагы мәхшәрне күрдем дә, күрмәдем дә шикелле. Сурәтләргә алынсаң, каләм калтырар… Чиратта озак торудан һәм куркудан шактый авырлыгын җуйган сыер терлеге тар аралыктан куып кертелә дә электр тогы белән бәреп үтерелә. Шул мәхшәрдә мал тәненең һәр җепселенә, һәр күзәнәгенә коточкыч курку, тетрәнү, дәһшәт дулкыны күчеп кала. Мондый куркулык коелган ит ризыгы ничек инде җанга ятышлы булсын! Нигә безнең илдә кешеләрнең күбесе сытык чырайлы, салкын күзле, куркак, шикчел, дуамал дип уйлыйсыз? Иҗтимагый сәбәпләрдән кала, кешенең сәламәтлеген какшата торган үләксә ите ашаудан. Бәлки, большевиклар, дөньяны басып алу максатын тормышка ашыру өчен, махсус шулай кешеләрне биологик яктан үзгәртеп, күндәм-буйсынучан, кирәк чакта ярсу-дуамал итеп тәрбияләргә теләгәннәрдер. Адәм баласын манкортка әверелдерү өчен, алар юкка гына әллә нинди биологик һәм химик тәҗрибәләр үткәрүче лабораторияләр ачмадылар бит.

      Беренче тапкыр… дигәнем һәркайда, һәркөнне безне сагалап тора. Үзеңнеке түгелне үзеңнеке итәргә дә өйрәнеп киләбез.

      Бурлашу – караклыкның баласы гына. Малай чакның нәфесе, теләге кануннар белән исәпләшеп тормый. Колхоз кырында кишер өлгергәнме – өлгергән. Димәк, син аның тәмен татып карарга тиешсең. Иркен кырда, җил-кояш хозурында чама белми үскән кишер ай-һай тәмле була бит ул. Тешләрең арып, гүли башлаганчы кимерергә була.

      Караңгылык урманында, ике үр арасындагы алан-кырда яшелчә бакчасы бар. Кайчан нәрсә өлгерә – моны белеп торырга кирәк. Шалкан, кыяр, помидор, кәбестә бу кырда котырып уңа. Ләкин берсен дә үтешли генә өзеп чыга алмыйсың. Үр өстендә, урман кырыенда Габделгали абзыйның ялгыз өе тора. Куе мыеклы, эшләпәле, төрепкә капкан Габделгали абзый һәрчак уяу, җитмәсә, иңенә мылтык аскан булыр. Мылтыгын тоз белән корып, йомшак җиреңә ату гадәтен дә ишетеп беләбез. Урман кырыеннан яшелчә бакчасына шуышып кереп, аны да алдый идек бит.

      Авыл башында,

Скачать книгу