Скачать книгу

нәзакәтле төкерде.

      Америка маңгаена чәпәлгән фәлсәфи төкерек иде бу…

      Машинаны лифтка…

      «Казан утлары» журналының баш мөхәррире булып алгач, Равил Фәйзуллин үзе кебек яңа гына эшкә кергән шофёры Наилгә, килергә кушып, телефоннан шалтырата икән. Урам, йорт номерын әйткәч, бөердән чыккан тавыш белән:

      – Бишенче этаж! – дип өстәп куйган.

      Элек Язучылар берлеге рәисен йөрткән Наил, башын чайкап: «Ринат Мөхәммәдиев этажын ук әйтми торган иде. Машинаны, лифтка салып, бишенче катка менгерергә куша микән әллә бу Фәйзуллин?..» – дип уйга калган.

      Күктән төшкән

      Күз алдында авыруларның йөрәкләрен алыштыручы, сүз белән операцияләр ясаучы, ерак океаннарда холыксызланган цунамиларның койрыгын борып туктатучы, кайчакларда күкнең җиденче катына менеп, Аллаһының үзенә киңәшләр бирүче атаклы халык табибын күпләр беләдер.

      Беркөнне редакциягә, Илдар Юзеев кабинетына, әнә шул табибны халыкка мактап йөрүче, аз-маз шигырь-мигырьләр сипләүче Агай килеп керә.

      – Шигырьләр китердем сезгә, – ди ул. – Беләсезме кемнеке?! Атаклы халык табибыбызның ассистентын, һәрчак уң ягында утыручы фәрештәне беләсез булыр – шуның шигырьләре… Бик сак килсәгез иде… Илдар энем, Күктән төшкән шигырьләр бит бу, Күктән төшкән…

      – Күктән дисез инде… Алайса, бер атнадан килерсез, укып чыгармын, – ди үз гомерендә күп мәзәк хәлләргә тарыган Илдар Юзеев.

      Нәкъ әйтелгәнчә, бер атнадан Агай килеп керә.

      – Мин Күкләр белән сөйләштем, – ди Илдар Юзеев. – Бу шигырьләр Күктән төшмәгән икән, күттән төшкән булып чыкты.

      Талант иясе

      Чаллы татар дәүләт драма театрының баш режиссёры Фаил Ибраһимов драматург Ркаил Зәйдулланы якты чырай белән, кочак җәеп каршы ала.

      – Укыдым яңа пьесаңны. Шәп! Шәп дию генә дә аз, гениально язгансың. Вампиловтан соң драматургиягә мондый әсәр биргән кеше юк иде әле. Молодец! Беркем яза алмаганны башкарып чыккансың, парин!

      Ркаил Зәйдулланың бу кадәр мактаудан калак сөякләре турысында рәхәт тир бәреп чыга. Тир бөртекләре, уйсу аркасына җыелып, умыртка баганасын кытыклап, аска таба йөгерешә башлый.

      – Шушындый югарылыктагы пьеса күптән кирәк иде безгә, – дип дәвам итә сүзен баш режиссёр. – Ишекле-түрле йөреп укыдым, парин, төне буе йок- лый алмадым. Ул – андагы персонаж теле, ул – андагы вакыйгалар куелыгы, ул – андагы фикер тыгызлыгы!

      Ркаил Зәйдулланың бөтен тәне изрәп камыр була бара. Күкрәген киеребрәк куя. Шигырь-мигырь язып йөргән замандаш каләмдәшләрен берәм-берәм күз алдыннан чигерә башлый. Күрегез абзагызны! Минем алкышларга коенып, сәхнәдә басып торганны ничегрәк кичерерсез икән, мокыткайларым?!

      Театр бинасыннан тәмам иләсләнеп, башы әйләнеп чыккан Ркаил Зәйдулла бераз киткәч туктап кала… Нәрсә булды соң әле бу? Мактады-мактады да баш режиссёр, чөйде-чөйде дә…

      – Әй шәп тә язгансың, бөек әсәр! Тик кызганыч, моны безнең артистлар уйный алмаячак шул,

Скачать книгу