Скачать книгу

чыңлап тора. Морҗалардан чыккан төтен багана булып туп-туры өскә күтәрелә. Иксез-чиксез күп төтен баганалары бөтен кала өстен чуарлаган.

      Бераздан атлылар да күренә башлады. Калага утын, печән сатарга килүче авыл кешеләре. Арык атларны бәс каплаган. Танауларыннан бу бөркелә. Авыр йөк төягән чаналарның шыгырдавы әллә кайларга яңгырап ишетелә.

      – Шактый күп киләләр. Ходай кушса, бәлки, бүген буш кайтмабыз… – диде стена буенда бөрешеп торган Сәмигулла абзый.

      – Белмим инде… – диде Сабирҗан. Аның тавышы төшенке, өметсез иде.

      Гаҗәп тә түгел, ике көн инде менә аркылыны буйга алып салырлык та эш таба алганнары юк. Үч иткән кебек, кары да яумады бит аның…

      Кар явуның ике төрле уңай ягы бар: беренчедән, аз-маз эш булгалый, икенчедән, көн сына, җылынып киткәндәй була.

      Ул арада берәм-берәм базарга килүчеләр дә күренә башлады. Сабирҗан олаулар туктый торган якны әйләнеп килергә булды: шунда, утын сатулашкан җирдә, берәрсе белән кисү турында килешеп булмасмы дип йөри ул.

      Юк, булмады. Ул яңадан стена буена әйләнеп килгәндә, лом, пычкы кебек нәрсәләр тоткан тагын берничә кеше җыелып өлгергән иде. Барысы да нәкъ Сабирҗан, Сәмигулла абзый кебек дүрт күз белән эш көтүче ярлы-ябагай… Төрле милләт кешеләре бар монда. Көн дә очрашып торганга, алар бер-берсен беләләр. Сабирҗан да, килеп җитү белән:

      – Исән-имин генә яшәп ятышмы? – дип сәлам бирде. Аның сәламен ачлыктан тәмам сырхау кыяфәтенә кергән һәм сирәгәйгән сакалы аша сары яңак сөякләре беленеп торган өлкән яшьтәге чуваш карты алды:

      – Әлегә арупыз…

      Сабирҗан теттереп татарча сөйләшә торган әлеге чуваш картын кабат күздән кичерде. Бигрәк тә бетәшкән, бичаракай. Өс-башы иске, хәерчелеге баштан ашканлыгы әллә каян күренеп тора. Йөз-чырае һәрвакыттагыча чытык. Болай да чаларган сакал-мыегын мул булып бәс сарган. Тәмам алҗыган-өшәнгән кыяфәттә. Бөкресе чыккан. Ачлыктан ачы нәрсә юк шул. Борыныннан тотсаң җаны чыгарга торса да, эшкә һәвәс үзе. Бер эшне дә үгиләми. Берничә тапкыр Сабирҗан аны үзенә кулдаш итеп тә алгалаган иде. Тикмәгә генә, нәрсәдер өмет иткәндәй, чепи күзләрен чет-чет йомгалап, Сабирҗан ягына караштырып алмыйдыр…

      Сабирҗан, башкаларга да ишетелерлек итеп, үзләренең беренче булып килүләрен кисәтеп куюны кирәк тапты. Ышан син аларга! Илдә илле, берсеннән-берсе җилле дигәндәй, араларында битләрен арттан юганнары да булмас димә…

      Яктырды. Хәзер инде базар эче мәш килә. Тик бу фәкыйрьләр янына килеп эш тәкъдим итүче генә юк. Кайберәүләр, эчләренә төшкән салкыннан котылырга теләп, чыптага яки анда иске капчыкка төргән пычкысын стенага сөяп куя да, үзара шаярышып алгандай итәләр. Берсе әнә, сикеренгәләп (берәү туеп сикерә, берәү туңып сикерә, ди бит), ботларына шап-шоп куллары белән суккалый, үзе, янындагы иптәшләрен көлдерү нияте беләндер инде, фәлсәфә саткан була:

      – Ходай Тәгалә булган нәрсәңне уртаклашырга, бүлешергә кушкан. Ә байлар, әнә дөм чукрак кебек, ул сүзләрне колакларына да элмиләр… Димәк, алар Ходай Тәгаләгә каршы баралар булып чыга. Алай

Скачать книгу