Скачать книгу

карый һәм:

      – Әнием, гимназия күренмиме әле? – дип сорап куя.

      Аның артыннан Саша бара. Уң кулында – өчаяклы эккер, сулында – землемер чылбыры. Саша үзенең дәрәҗәсен белеп, башын артка ташлап, горур кыяфәт белән бара. Иң арттан Прасковья Александровна үзе атлый. Җилкә аркылы бау белән язу тактасы һәм грифель аскан кече малаен җитәкләгән.

      Шәһәр инде йокыдан уянган. Балык базары кибетләре тирәсендә халык аеруча күп. Алдан йөгерүче Коля урам тыкрыгында кая барырга белмичә туктап калды. Аның күзе коймага ябыштырылган кәгазьгә төште. Якынрак килеп укый башлады:

      «Игълан.

      Ошбу игълан аркылы Казан губерна идарәсе түбәндәгеләрне белдерә: штабс-капитан Попов милкендәге ундүрт яшьлек Иван исемле крестьян угылы сатыла, бәһасе 300 сум, еллык доходы 30 сум. Вә янә өч яшьлек озын торыклы, соры төстәге алаша сатыла. Бәясен килешергә мөмкин».

      Коля үзенә таба якынлашып килүче әнисенә күтәрелеп карады.

      – Әйдәгез, балалар, – диде Прасковья Александровна, койма яныннан читкә атлап. – Бернәрсәгә дә шаккатмагыз. Гаделсезлек бу шәһәрдә дә бар. Сез моны соңыннан аңларсыз, укып чыккач. Ә хәзергә имтихан турында гына уйлагыз.

      Ана үзенең балаларын Воскресенский урамына алып менеп китте. Урам башында матур булып ак таш бина утыра иде.

      Гимназия Казандагы иң матур йортларның берсенә – элекке губернатор сараена урнашкан иде. Коринф стилендә салынган бу мәһабәт йортның фасадын калын һәм төз баганалар бизи. Ул колонналар өстендә өчпочмаклы фронтон булып, аңа глобус, лира һәм математика инструментларының рәсемнәре төшерелгән. Бинаның түбәсенә гөмбәз сыман бернәрсә эшләнгән.

      Малайлар гимназия алдындагы мәйданда сүзсез генә басып тордылар. Гимназия, чыннан да, әкияттәге кебек гүзәл бер сарай булып чыкты. Әнә укучылар килә, һәрберсенең өстендә яшел постау куртка. Кызыл яка һәм кызыл кантлар, ялтыравык сары сәдәфләр. Тик кайберләренең генә кызыл кантлары юк. Сәдәфләре дә ак.

      – Мин сезне әнә тегендә, кояш сәгате янында көтәрмен, – диде Прасковья Александровна, кулы белән урам чатындагы кечкенә бакчага күрсәтеп. – Сез, икенче катка менеп, инспектор Илья Фёдорович Яковкинны эзләп табыгыз. Сездән экзамен алуны гимназия советы аңар тапшырды.

      Ана үзенең улларына тагын, инспектор Яковкиннан тыш, экзаменда математик Григорий Иванович Корташевский, физик Иван Ипатьевич Запольский һәм рус теле укытучысы Лев Семёнович Левицкий булачагын хәбәр итте.

      – Алдан сөйләшкәнчә эшләгез – эккерны һәм чылбырны гимназиягә бүләк итеп бирергә онытмагыз… Башта, әлбәттә, экзаменыгызны тапшырырсыз. Йә, барыгыз. Кыю булыгыз, кыю булсагыз – бар да рәтләнер, – диде ана һәм улларын үбеп озатып калды.

      Малайлар, төз колонналар арасындагы биек болдырның авыр имән ишеген ачып, каравылда торучы инвалид солдат яныннан үтеп, вестибюльгә керделәр. Бу киң, иркен вестибюльгә яктылык түшәмдәге пыяла гөмбәз аркылы төшә иде. Гимназиянең аскы катында камералар, ягъни йокы бүлмәләре урнашкан. Китапханә, контора, эконом

Скачать книгу