ТОП просматриваемых книг сайта:
Көмеш дага / Серебряная подкова. Джавад Тарджеманов
Читать онлайн.Название Көмеш дага / Серебряная подкова
Год выпуска 1970
isbn 978-5-298-04219-2
Автор произведения Джавад Тарджеманов
Жанр Литература 20 века
Издательство Татарское книжное издательство
– Укытучыдан калма! Атла!
Тәбәнәк ишектән салкын бөркелә иде.
– Караңгы бит анда.
– Аста гына шулай ул, – дип аңлатты Саша. – Өскә менгәч яктыра… Менә шушы таш баскычтан атла.
– Ә син?
– Мин синең арттан.
Караңгыда капшана-капшана, малайлар таушалып беткән текә таш басмалардан менә башладылар. Атлаган саен нәрсәгә дә булса килеп бәрелүдән яки таеп егылудан курка-курка менделәр. Шулай да егылмадылар. Йөз сиксән җиде басманың һәммәсен үтеп, тар тәрәзәле иң өске ярусына менеп җиттеләр.
Коля түбән караган иде – бөтен Казан уч төбендәге төсле күренде. Кремль, Спас манарасы, Черек күл, гимназия, Воскресенский урамы буенча ике рәт булып тезелеп киткән өйләрнең кояшта көзге кебек ялтырап торган калай түбәләре… Мәйданга туктаган атлар, чокыр-чакырлардагы кәҗәләр, моннан караганда, коңгыздан да зур түгелләр… Моннан караганда, һәрнәрсә кечерәеп кала икән шул. Кызык! Карчыга, югарыдан шулай көлеп карый алганга күрә, кешедән курыкмыйдыр әле…
Аның уйларын Саша бүлдерде:
– Күр, нинди гүзәллек!
Ул энесен икенче якка алып китте. Анда, тәрәзә янында, Ибраһимов малайларга Идел турында сөйләп тора иде.
– Казан турысында быел Идел унҗиде чакрымга җәелгән. Моннан алып Ослан тауларына кадәр барып җитә ул. Суның бу ягында, көнбатышында, бистәләр тезелгән: берсе Бишбалта, икенчесе Бакалтай. Анысында бөек Пётрның әмере буенча Каспий флотилиясе өчен кораблар төзү эшен башлап җибәргәннәр. Бистәләрдән ары – Елан тавы, монастырь… Көнбатышта әнә тагын ике монастырь күрәсез, алары куе нарат урманы эчендә утыралар. Су шунда чаклы гына җәелә… Ә-әнә тегендә, төньякта, Щербаково һәм Савиново авыллары…
Коля һәм аның иптәшләре язгы ташкын вакытларында Казанның матурлыгын моннан соң да күп мәртәбәләр күзәтәчәкләр әле. Тик беренче тәэсирләре алар күңеленә гомерлеккә кереп урнашты.
Гимназиягә кайтырга вакыт җитте. Укучылар баскычтан төшә башладылар. Ләкин төшүе менүгә караганда авыррак һәм куркынычрак булып чыкты.
– Әйе, төшүе күңелле түгел шул, – дигән нәтиҗә ясады Ибраһимов. – Шуңа күрә, әфәнделәр, киләчәк тормышыгызда югарыдан югарыга менәргә тырышыгыз, һәрхәлдә, зур хезмәт куеп ирешкән дәрәҗәгезне саклап калыгыз.
Укытучысының бу сүзләрен Лобачевский гомергә онытмады.
Ул көнне Коляга һәммә нәрсә дә гаҗәеп матур, гаҗәеп якты булып тоелды. Әйе, җир йөзендәге бөтен әйберләр арасында эчке бәйләнеш бар икән, алар бер-берсенә кирәк икән. Кояш үзенең нурларын һәм җылысын үләннәр яшәрсен өчен, Воскресенский урамында да юкәләр матур булып үссен өчен бирә. Үләннәрнең яшәрүе, юкәләрнең чәчәк атуы – кояшның үзенә күңеллерәк булсын өчен, талгын җилнең исүе – үләннәргә һәм нәфис чәчәкләргә суларга рәхәт булсын өчен кирәк. Үләннәр, чәчәкләр җилне бал исләренә туендыру өчен дә кирәк. Һәм боларның һәммәсе дә Коляга тын алуы җиңелрәк, тормыш итүе күңеллерәк булсын өчен яшиләр. Коля үзе дә, әгәр шулай яши белсә, аның яшәве, язгы кояшның җылы нурлары кебек үк,