Скачать книгу

нәрсә язам. Язарга бик яратам, – дип төшендерде Серёжа, дәфтәрен кесәсенә яшереп. – Кайвакыт үзем дә… Йә, җитте! – дип сүзен бүлде ул. – Хәзер дәрес бетә, күреп калулары мөмкин. Миңа ятып кына торырга кушканнар иде. Хуш!

      Коля аңа «Хуш!» дияргә өлгермәде, яңа дусты, өстендәге тузанны кага-кага, баскычтан йөгереп төшеп тә китте.

      Коля да өстен каккалады һәм баскычка таба юнәлде. Гимназиянең язмышы белән кызыксынуы, көтмәгәндә башланып киткән дуслык аркасында ул әнисен һәм туганнарын хәтердән чыгара язган лабаса!..

      Төшке аш вакытында Коля үзенең иске танышлары белән очрашты. Яковкин аны, элеккегечә үк, хәзерлек классына билгеләгән һәм иптәшләрен куып җитү өчен бик тырышып укырга кушкан иде.

      Ә Коля, ул әйтмәсә дә, җаны-тәне белән шуңа омтылды. Аның теләге буенча, укытучылар үтелгән материалдан аңарга өстәмә рәвештә ике-өч дәреслек эш бирәләр һәм көн дә сорыйлар. Коля һәрвакыт дәресләрен өйрә-неп килә. Аның сәләтлелеге, тырышлыгы бер ай эчендә иптәшләрен куып җитәргә мөмкинлек бирде. Ул хәтта түбән класстагы абыйсы Саша белән бергә латин телен дә өйрәнә башлады; энеләре Алёшага исә моңа рөхсәт бирелмәгән иде әле.

      Коляның уңышлары укытучы Красновка да тәэсир итми калмады. Краснов үзен һаман әшәке тота, ләкин Лобачевскийга каныкмый, вакыт-вакыт сәер итеп карап кына куя иде.

      Көннәрдән бер көнне, туйганчы башбаштаклык кылганнан соң, Краснов әйберләрен күтәреп чыга башлады. Коля турыннан үткәндә, аның алдына арифметикадан мәсьәлә язылган бер табак кәгазь куйды һәм:

      – Дәресне үткәреп бетерерсең, – диде, башын читкә борып. – Шушы мәсьәләне чишегез. Тик карагыз аны!.. – Сүзен әйтеп бетермәде, ишекне каты ябып чыгып китте.

      Берникадәр вакыт класс тынып торды. Шуннан, гүя команда булды, һәммәсе урыныннан сикереп торды. Шау-шу башланды.

      – Яңа укытучы! Исәнмесез!

      Коля торып баскан; чөгендер кебек кызарып, берәүгә дә күтәрелеп карарга кыймыйча, мәсьәлә язылган кәгазьне бөтерә иде.

      Бу уңайсыз хәлдән аны Миша Рыбушкин коткарды.

      – Silentium[9]! Әфәнделәр! Silentium! – дип кычкырды ул, өстәлгә менеп басып.

      Һәммәсе, кызыксынып, аның ягына борылдылар. Тавыш басыла төште.

      – Сез ничек уйлыйсыз, – дип сүзен дәвам итте Рыбушкин, тавышын акрынайтып, – сөекле укытучыбыз нәкъ менә шушы минутта ярыктан күзәтеп, тыңлап тормыймы икән?

      Бер минут кына элек шау-шу килгән класс бөтенләй тынып калды. Бу хәлне күреп, Рыбушкин кычкырып көлеп җибәрде.

      – Менә шулай, менә шулай, дускайларым, – диде ул, көлә-көлә яшьләнгән күзләрен сөртеп. – Хәзер әйтегез миңа: мәсьәләне ничек чишү рәхәтрәк булыр, укытучы беләнме, әллә укытучысызмы?

      – Укытучысыз! Укытучысыз!

      – Шулай икән, рәхим итеп чишегез, җүләр сатмагыз, – дип киңәш бирде Рыбушкин һәм өстәлдән сикереп төште.

      Класста инде тынлык урнашкан иде.

      – Николай, нинди мәсьәлә анда? Әйдә сиптер! Красновка, бәлки, ошап китәр дә, шулай тагын берәрсе үзебезне генә калдырыр.

      Коля үзен кулга алып өлгерде.

Скачать книгу


<p>9</p>

Silentium (лат.) – тынычлык.