Скачать книгу

елда алар саны 201, ә быел инде христиан динен кабул итүчеләр 290 кешегә җитте! Ул тагын берничә кешегә артыр дип көтелә, чөнки ел бетмәгән бит әле!

      Гәрчә бу саннар нишләптер Синодтагылар белән бик үк туры килеп бетмәсә дә, аның җитәкчелегендә эшләгән Яңа керәшен конторасының эше уңай бәя алды. Дөрес, хисабын тәмамлаганнан соң, аны бик күп сораулар биреп аптыраттылар. Раевский шунысына игътибар итте: аларның күбесе һаман конторага бирелгән акчаларның ничек, нәрсәләргә, күпме тотылуы хакында булды. Ул бу мәсьәлә белән кызыксынган Синод әгъзаларына, кемдер әйтмешли, акчаларның тиененә хәтле төгәл, берни дә бутамыйча аңлатып бирде. Ә тыңлаучыларны аның бу саннарны кәгазьгә карап та тормыйча, яттан белүе гаҗәпләндерде.

      Раевский Синодтан күтәренке күңел белән чыкты, чөнки башкарган эшен дә хупладылар, тотылган акчалар мәсьәләсендә дә бернинди хилафлык тапмадылар. Алай гына да түгел, бу изге эшен шулай дәвам итәргә кушып, киләчәктә тагын да зуррак уңышларга ирешүен теләделәр.

      Синод утырышыннан соң аның иңнәреннән йөз потлы йөк төшкәндәй булды. Аннан бүлмәсенә кайткач, караватына сузылып ятты да, кулларын баш астына куеп, күзләрен йомды. Юк, йоклап китмәде, бу аның бераз вакыт арыганлыгыннан ял итүе иде. Ярты сәгать чамасы шулай ятып торганнан соң, кинәт башына: «Берәр җиргә барып кайтсам яхшы булыр иде» дигән уй килде. Чыннан да, әллә нигә бер Санкт-Петербургка килеп чыккан икән, буш вакытын көпә-көндез менә шушылай караватта ятып үткәрү килешми бит инде! Тик кая, кемгә барасы? Ул күңеленнән мондагы танышларын барлый башлады. Әйе, нәкъ танышларын, чөнки флотта ике ел священник булып эшләү дәверендә ул монда беркем белән дә артык дуслашып китмәде. Хәер, теләмәде дә, дип әйтергә була. Беренчедән, христиан диненә бөтен җаны-тәне белән бирелгән, аның кануннарын бик яхшы үзләштергән, белгән һәм аларны һәрчак төгәл башкарырга күнеккән дини кеше буларак, ул таныш-белешләре арасыннан дуслашыр кешеләрне эзләмәде дә, моңа омтылмады да. Моның сәбәбе дә бар иде. Үз ише священниклар, поплар белән дуслашыр иде, аларның күбесе – үзе шикелле үк бик эчпошыргыч кешеләр, җитмәсә, бераз салып алганнан соң, кайберсе ни сөйләгәнен дә белми, хәтта араларында үзе хезмәт итә торган христиан диненә чын күңеленнән инанмаучылары да очрады. Әлбәттә, бер-ике мәртәбә очрашырга туры килгәннән соң, ул андыйлардан читтәрәк торуны хуп күрде. Ә рясадан булмаган кешеләр белән дуслашудан шул ук дини булуы тыйды: андыйлар белән берәр танышында утырырга туры килгәндә, аларның артык эчүе, үзләрен бик йөгәнсез тотулары һич тә ошамый иде. «Туктале, Аполлон янына барсам ничек булыр? – диде ул, ниһаять, үз-үзенә. – Ундүрт ел күрешкән юк! Ничек яшәп ята икән? Шушы еллар эчендә хатлар гына алыштык бит. Анда да сирәк-мирәк кенә…»

      Аполлон белән алар кайчандыр бик дуслар иде. Алексийны флотта священник итеп хезмәт итәргә дә әнә шул Аполлон күндергән иде. Кызык: ни эшләр бетереп ята икән ул хәзер? Ярар, җәһәннәм астыннан килеп, менә шушылай түшәмгә карап ятарга димәгән, барып, күреп кайтыйм әле үзен!

      Алексий Раевский караватыннан

Скачать книгу