Скачать книгу

атакай, алар белән булачак очрашуларны күз алдына китереп, бераз дулкынланып та куйды. Тик җәһәннәм астындагы ул шәһәргә барып җитәсе бар бит әле! Кайтканда да, өч атна чамасы кайтты бугай ул аннан! Аннары ул анда үзен дуслары, күргән-белгәннәре белән очрашуга түгел, ә православие диненең иң югары, җитәкче органына иноверецларны христиан диненә тарту юлында нинди файдалы эшләр эшләве хакында чакырулары турында искәреп, күңелсезләнеп калды. Синод каршында басып тору уен эше түгел! Анда, даими әгъзалар булып саналган алты митрополиттан башка, күпме архиерей утыра! Кыскасы, әзерләнергә кирәк. Ул тиз генә писер белән казначейны үзенә чакыртып алды.

      Синодтан килгән чакыру кәгазеннән архимандрит атакайның анда ни өчен чакырылуын һәм аңа нинди мәгълүматлар кирәген белгән бу ике кеше инде аларны күптән әзерләп куйганнар икән. Аның үзләрен ни өчен чакыруын әйтүгә үк, алар бу турыда беравыздан:

      – Без кирәк булачак нәрсәләрне әзерләдек инде, атакай, – дип ярып салдылар.

      – Яхшы, яхшы. Хәзер үк алып килегез шуларны! Күз йөртеп чыгыйм. Кирәк була калса тулыландырырбыз.

      Алып килделәр.

      – Калдырыгыз! Кичен утырып карап чыгармын, – диде ул.

      Кичен үз бүлмәсендә аларны ашыкмыйча, бик җентекләп карап чыкканнан соң, гадәттә, мактау сүзләренә саранрак булган архимандрит, писер белән казначее эшеннән бик канәгать булып калды һәм үзалдына: «Афәрин! Булдырганнар! Санкт-Петербургтан кайткач, бераз акчалата бүләк бирергә кирәк булыр үзләренә», – дип куйды.

      …Санкт-Петербург шәһәренә килеп төшкән Алексий Раевскийны Синодның кунаклар өчен каралган шактый ук зур, чиста бүлмәсенә урнаштырдылар. Гадәттә, андый очракларда чит-ят кешеләрне бик өнәп бетерми торган атакайның бәхетенә, бу бүлмәдә ул берүзе генә иде.

      Ул, урнашып алгач, Афанасий атакайның әле һаман Синодта эшләвен белеп, аның янына кереп, шактый гына сөйләшеп утырдылар. Шунысына күңеле булды: кайчандыр күпереп, дулкынланып торган чәчләренә көл сипкән шикелле булган Афанасий атакай аны шундук танып алды, бик җылы, әллә кайчангы туганын очраткандай итеп күреште. Эшләре белән дә бик кызыксынды һәм бер-бер артлы кырыкмаса-кырык сорау яудыра торды. Әйтерсең Раевскийны Синодка хисап бирергә түгел, ә аның белән әңгәмәгә чакырганнар! Шулай шактый гына сөйләшеп утырганнан соң, архимандрит Синодта хисапның ниндирәк тәртиптә барачагы белән кызыксынды.

      – Каушамаска гына кирәк. Барысы да тәртиптә булыр. Андагыларның югары дәрәҗәләренә карама, алар да шундый ук кешеләр бит, – диде ул, бу турыда артык җәелеп китмичә генә һәм кинәт, аның күзләренә туры карап: – Епархиянең яңа башлыгы Илларион атакай белән мөнәсәбәтең ничек? – дип сорады.

      – «Ничек, ничек…» Яхшы дип беләм. Ә нәрсә, атакай?

      – Яңа керәшен конторасын Синодтан Казан епархиясенә күчергәннән соң, син Илларион атакайны санламый башлаган дигән сүзләр ишетелгәләде. Дөресме шул?

      – Гәрчә контораны епархиягә буйсындыруны бик дөрес адым дип санамасам да, Синод шундый карар чыгарган икән, мин аңа

Скачать книгу