Скачать книгу

чыкмасмы дип көтә башладылар. Дөрестән дә, күп тә үтмәде, киртә сыман гына ясалган җил капкадан йөзен сакал-мыек басып алган ир-ат килеп чыкты.

      – Бәчүк? – дип сорады Раевский кисәк кенә, исәнләшеп тә тормыйча.

      – Әй-йе, Бәч-чү-үк, Бәчи-лий булам, – диде ир-ат. – Кем кирәк? Нигә?

      – Башта исәнләшик әле, Бәчүк. Исәнлек-саулыкмы? Без – Зөя шәһәреннән. Православие динен тарату буенча эш алып баручылар…

      – Исәнмесез, исәнмесез! – дип, Бәчүк аның сүзен бүлдерергә ашыкты. – Ә кайда ул Зөя дигән шәһәр?

      – Тау ягында, Казан шәһәре янында. Без Егорда тукталмакчы идек тә, ул мәет җирләп йөри икән.

      – Әйе, якын туганы үлеп китте шул аның. Соң, бераз көтеп торыгыз, ул арада Егор да кайтып җитәр, – диде Бәчүк.

      Күренеп тора: ерак җирдән килгән кешеләрне һич тә үзендә калдырасы килми иде. Юлчылар моны аның сүзләреннән бик яхшы аңлады. Әйе, бу юлы Бәрәскә Раевскийны якты йөз белән каршы алмады.

      «Бер караганда, бу Бәчүк элеккеге мөселман нәселеннән ич! – дип уйлап алды атакай, аның инде шактый вакыттан бирле кырынмаган йөзенә җирәнгеч караш ташлап. – Ә бу халык үзенең кунакчыллыгы, эчкерсезлеге белән билгеле. Шулай булгач, гәрчә христиан диненә күчкән булса да, ул сыйфатлар анда да калырга тиеш иде ләбаса! Юк, калмаган. Нишләптер дине белән бергә ул аларны да югалткан. Нәрсә, моңа христианлыгы гаеплеме? Юктыр, монда диннең ни гаебе булсын икән?..»

      Инде нишләргә?

      Ә Бәчүкнең үз уйлары. Нигә әллә кайдан килеп чыккан, гомерендә беренче мәртәбә генә күргән бу кешеләрне кунак итәргә тиеш ди әле ул?! Казан тикле ерак җирдән алар бер генә көнгә килмәгәндер. Җитмәсә, атлары да бар, аны да ашатырга кирәктер. Үзләренең дә ашарларына юньле азык-төлек юк әле монда! Аннан соң безнең такы-токы гына аларга ошамас та. Ә миңа Казан кунаклары килде дип, баерак татарлар ишеген кагарга була булуын да, – алар, шуның ише йомыш төшкәндә, беркайчан да буш кул белән чыгармыйлар, – тик ни өчен аларга дип, йөземне ертып, кешегә барырга тиеш ди мин?! Юк инде, Егорны беләләр икән, шуңа гына барсыннар!

      – Егор хәзер өенә кайтырга тиеш, – диде ул, ашыгып. – Инде алар Грязево зиратыннан күптән кайтты. Поминкада гына утыра ул… – диде Бәчүк, ашыга-ашыга. – Әгәр дә бик ашыгыч кирәк булса, йөгереп кенә барып, хәзер үзем апкайтам мин аны! Берничә генә йорт аркылы алар…

      Архимандрит: «Ярар, алайса», – дип әйтеп тә бетермәде, өеннән бик акрын, теләр-теләмәс кенә килеп чыккан ир күз ачып йомганчы юк та булды. Аның артыннан бары тик «Мин хәзер!» дигән ике сүзе генә ишетелеп калды.

      Чыннан да, озак та үтмәде, капка төбендә башта Бәчүк үзе, ә аның артыннан исә алпан-тилпән килгән Егор килеп тә җитте. Егорның авызы ерык, ул Раевскийны ерактан ук танып алды һәм, ике кулын ике якка җәеп:

      – Ишәнме-шаулармы, хөрмәтле атакай! – дип, аны кочаклап ук алды, аннары, куллары белән аның аркасына дусларча каккалап алгач, монах егетләр белән дә күреште. Баксаң, аның берничә теше төшеп, ул, хәзер сөйләшкәндә, берничә хәреф урынына «ш», «ж» хәрефләрен әйтә

Скачать книгу