Скачать книгу

Хәзер дә шулай булып калгандыр дип беләм…

      Атакайның бу сүзләре Сибгатулланың күңеленә сары май булып ятты.

      – Шулай гына була күрсен инде! – дип куйды ул. – Сез үзегез безнең якларга нинди эш-йомыш белән килеп чыктыгыз?

      – Без урыс булмаган халыкларга бердәндер дөрес һәм дә изге христиан диненә керү юлында булышу максаты белән йөрибез, Сибгатулла абый, – диде иеромонах.

      – Ничек булышу?! – дип гаҗәпләнде хуҗа. – Ничек итеп?

      – Башка диндәге күп кеше әлегә христиан дине нигезләрен, аның асылын тиешле дәрәҗәдә аңлап бетерми. Шуңа күрә христианлыкка күчүне суза киләләр. Православиене тизрәк кабул итәсе, бөтен күңелләре белән шуңа тартыласы урында, әйтик, әгәр мөселман татарларны күздә тотсак, алар, үзләренең ялгыш карашта торучы абыз муллалары коткысына бирелеп, аңа ниндидер шик белән карауларын дәвам итәләр. Ә без әнә шундыйларга ярдәм итәргә тиеш…

      – Ничек итеп? – дип кабатлады Сибгатулла үзенең соравын. Ул бу попның (аның өчен ряса кигән һәр кеше дә поп иде) әле генә әйткәннәрен аңлап бетермәде бугай.

      – Әлбәттә, аңлату, төшендерү юлы белән. Яхшылап аңлатучы булганда, кешеләр, һичшиксез, үзләренең яшәеш рәвеше итеп изге христианлыкны сайлаячак.

      – Әйт әле, батюшка, әгәр дә һәр халык үзе өчен инде әби-бабалары сайлаган, алардан буыннан-буынга күчә килгән үз диннәрендә калсалар ни була? Бу кемгә комачаулый?

      Сибгатулланың бу соравы иеромонахны уңайсыз хәлдә калдырды. Ул утырган урынында ничектер угаланып алды, чөнки җавап бирер өчен кыен сорау иде бу. Аңа: «Нишлисең, бу бездән генә калмаган, Казанны яулап, Казан ханлыгын җимергән Явыз Иваннан ук килә бит!» – дип җавап биреп булмый, чөнки ул үзе үк өй хуҗасының күңелендә урысларга карата ачу тудырырга мөмкин. Аннары: «Илдәге диннәр төрлелеге Русиядә бердәмлек булмауны күрсәтә, ә аны булдыру өчен, анда яшәүче халыкларның барысының да бер генә диндә булуы шарт», – дип аңлатсаң да ничек?.. Шуңа күрә Раевский, Сибгатулланың бу соравына ул аңларлык, канәгатьләнерлек җавап табу өчен, бу мизгелдә миен бик киеренке эшләргә мәҗбүр итте.

      – Бу ил тынычлыгы өчен кирәк, – диде ул, ахырда шундый җавапка тукталып. – Бер диндәге кешеләрнең бер-берсенә бернинди дәгъвалары да булмый, булуы да мөмкин түгел. Ә төрле диндәгеләр арасында низаглы хәлләр килеп чыгу мөмкинлеге зур. Димәк, илдә тынычлыкның бозылуы бар. Аңлашыламы, Сибгатулла абый?

      Раевский әңгәмәдәшен хөрмәт йөзеннән тулы исеме белән генә түгел, ә «абый» сүзен кушып дәшүен сизми дә калды. Инде ул аңа икенче тапкыр шулай мөрәҗәгать итә иде бугай.

      – Аңлашылды, ләкин ышандырмады, – диде өй хуҗасы. – Төрле диндәгеләрнең дә бүлешер нәрсәләре юк. Әйе. Шулай булгач, алар арасында нигә низаглар килеп чыгарга тиеш икән?

      – Азмыни?.. Мәсәлән, православиене дөрес аңламаганнан да килеп чыгарга мөмкин алар. Менә шәхсән үзең безнең дингә күчкән кешеләргә, әйтик, менә хәзер шушында утырган, безнең динне кабул иткән Егорга ничек карыйсың? Шәт, ачу беләндер, ә? Әйт әле, яшермичә генә!

      – Ниткән ачу?! Сезнең динне кабул

Скачать книгу