Скачать книгу

җибәрмәс өчен, бәладән башаяк дип, кабер ташларын куптарып чиркәү янына ташуны туктатырга туры килде. Ә аларга каршы солдатлар чакыртып эшне тагын да зурайтасы килмәде. Инде зират кырыена чыгарып куйганнары да өелгән килеш калды. Шөкер, чиркәү төзелеп бетте, әйтергә кирәк, бик матур килеп чыкты ул! Кулга бик оста икән шул Кострома ташчылары! Хәер, борынгы Новгород осталары да сынатмады – алар кулы белән эшләнгән алтын йөгерткән түбәсе әллә кайдан күз явын алып тора!

      Менә хәзер монда килүләре дә шушы чиркәү белән бәйле иде. Аның побы итеп бүген рәсми рәвештә Зәйнең Богородицк монастыре каршындагы дини керәшен мәктәбен тәмамлаган, бераз миссионер булып йөргән шушы авыл егете Александр билгеләнәчәк. Шушы уңайдан килүләре. Шөкер, егет өметле күренә. Шәт, тора-бара шушы тирәдәге авыллардагы татарларны безнең дингә үгетләү буенча эшләр сизелерлек нәтиҗәләр бирә башлар. Чөнки дин кешесенең мөселман-татарлар белән чатлатып үз телләрендә сөйләшүе бөтенләй башка нәрсә: күпкә ышанычлырак кына түгел, ә ышандырырлык көч белән тәэсир итәргә тиеш! Хәзер бит татар авылына килеп керүгә, синең каршыңа килүче һәр кеше, шайтаннан качкан шикелле, монахны яисә кафтан кигән урыс священнигын күрүгә, бара торган җиреннән кырт борыла да юлдан читкә тайпыла. Шулай ук берничә йорт кешеләрен әңгәмәгә җыярга теләсәң дә, кайсысы шундук үзенә ашыгыч эш тапкан булып юкка чыга, күбесе, гәрчә аларда өйләреннән каядыр чыкканда беркайчан ишекләрен бикләү гадәте булмаса да, капка-ишекләрен бикләп куя, калганнары чакырган җиргә килеп тә тормый. Шуңа күрә, телисеңме, юкмы, өй борынча йөрергә туры килә инде аннары. Анда да күбесе, урысча берни аңламаган булып, татарча: «Белмәс, белмәс!» – дип кулларын селки-селки, өйләреннән чыгып китүне сорый. Менә аңлатып кара син аларга христиан дине нигезләрен һәм шуңа күчәргә кирәклеген! Ә рәхәтләнеп үз телләрендә сөйләшкән татарны тыңламый калмаслар, минемчә. Тик әлегә аз алар, киләчәктә аларны күпләп әзерләргә кирәк. Аннары шундый ук дингә өндәүче яшьләрне удмурт, мари, чуваш, мордва халыклары арасыннан әзерләү дә максатка ярашлы булыр иде. Мондый адым динебезне иноверецлар арасында тарату юлындагы изге эшебезне икеләтә-өчләтә җиңеләйтәчәк.

      Архимандритның уйларын аның белән арбада утырып барган ике монахның берсе бүлде:

      – Без бу авылда кунабызмы, атакай? – дип сорады ул.

      – Нәрсә, керәшен кызларына тартамы әллә? – диде икенчесе, сары тешләрен күрсәтеп. – Кара аны, аларны бер кичтә генә каратып булмый торгандыр, гәрчә безнең диндә саналсалар да, татарлар – горурлыкларын саклап калган халык алар!

      – Юк, кунмыйбыз, – дип җавап бирде Алексий монахның соравына. – Монда яңа священник хөрмәтенә гыйбадәт кылабыз да, ашап-эчеп алуга ук, Бәрәскә дигән бик зур авылга китәбез. Бу юлы сәяхәтебез шактый озакка сузылачак – бик еракта ул, Уфа өязенә караган Минзәлә шәһәре янында ук! Аның каравы анда безнең изге миссиябез колач җәяр өчен урын җитәрлек! Тик шунысы бар: мөселман-татарлар белән эш итәргә туры киләчәк…

      – Ә нишләп шулхәтле

Скачать книгу