Скачать книгу

коры сүзләрдән башка моның чыннан да шулаймы, түгелме икәнен кире какмаслык итеп раслаучы бернинди дәлилләр дә юк. Шуңа күрә, син христиан диненә, шулай булгач, император Пётрга да хыянәт иттең дип, аның указында күрсәтелгәнчә, күпләрне, шул исәптән аны да, утта яндыру кебек җәза бирү мөмкин түгел. Бар, раслап кара: әллә хак, әллә нахак? Аннан соң православие диненә фанатикларча ышанучы чиркәү поплары гына түгел, гомумән, бу дин сагында бик нык торырга тиешле руханилар да, әллә моның миһербансыз, мәрхәмәтсез җәза икәнен үзләре дә яхшы аңлыйлар, әллә Алланың мондый кыргый эшне хупламасын, моның зур гөнаһ икәнен белеп торалар, христианлыктан кире чигенгән кешеләрне куркыту өчен, мондый каты җәзаны кулланырга бик ашкынып тормыйлар шикелле. Ә бит христианлыкны үз мәнфәгатен генә кайгыртып кабул иткән андый кешеләрнең бер-икесен генә булса да халык алдында утта яндырсаң, шуннан соң андый «православлар» аңа хыянәт итүдән шундук туктарлар иде! Кирәк мондый каты җәза, бик кирәк! Ул хәтта безнең дингә күчәргә теләүчеләр санын да күпкә арттырырга ярдәм итәчәк. Аннан соң, Шакир кебекләрне үгетләр өчен, атна саен килергә дә туры килмәс.

      Бу авылда озак еллар христиан диненә керергә үгетләүгә бирешмәгән дүрт гаилә, шул исәптән Шакир гаиләсе дә исенә төшкәч, архимандритның бөтен тәненә суык йөгергәндәй булды. Дөрес, аларның икесе барыбер христианлыкка күчте, тик моның өчен аңа шушы Ярсуар юлын гына да сигез тапкыр таптарга туры килде! Әйтүе генә ансат: сигез тапкыр! Ике малаена рекрутлыкка вакыт җитеп килгәндә, Шакир гаиләсе дә барыбер христиан динен кабул итәргә мәҗбүр булды һәм шуның аркасында малайлары солдатка алынудан котылып калды. Сизде ул ике малаеннан мәңгегә аерыласын! Монда, әлбәттә, император Пётр I нең зирәклеге чагыла иде…

      Бөек Пётрның хәрби реформа турындагы указы нигезендә, даими хезмәткә рекрутлар иң беренче мәртәбә 1699 елда алына башлаган иде.

      Аның бу адымы – даими армия төзү буенча ясаган беренче омтылышы булды. 1705 елда исә рекрутларны армиягә алу бу патшаның тиешле указы белән рәсмиләштерелеп, һәр ел саен үткәрелә башлады. Ул указ буенча, армиягә егерме йорттан унбиш-егерме яшькә җиткән, өйләнмәгән бер егетне алу карала иде. Пётр I даими рәвештә алып барган сугышлар (ул үзенең 36 еллык патшалык чорында 28 мәртәбә сугышты!) торган саен күбрәк солдатлар таләп иткәнгә күрә, бу яшь аралыгы еш кына бозылып, рекрут итеп хәтта унбер-унике яшьлек малайлар да алынды. Армиягә яисә флотка рекрут итеп чакырылдыңмы, туган-үскән җирең, туганнарың белән гомерлеккә саубуллаш дигән сүз, чөнки солдат һәм матрос хезмәте сроксыз иде. Монда инде, кемдер әйтмешли, православие динен түгел, моңарчы дөньяда булмаган шайтан диненә күчәрсең!

      Шакир белән хатыны Сәлимәсенең дә, билгеле, ике малайларыннан гомерлеккә аерыласы килмәде. Дөрес, аны соңгы мәртәбә урыс диненә ул үзе түгел, ә контораны оештырганнан соң, ул махсус дингә өндәүче-проповедник итеп эшкә алган ике священникның берсе күндерде һәм чукындырырга Зөягә

Скачать книгу