Скачать книгу

һәм Яңа керәшен конторасына бирелгән казна акчаларының ничек һәм нинди максатларда тотылуын ачыклады. Дөрес, Алексий Раевский аларның эшенә һич тә комачауламады, чөнки дин эшенә фанатларча бирелгән архимандрит алдау-йолдау дигән нәрсәне белми, ул үзенең казначееннан да һәр тотылган тиеннең керем-чыгым дәфтәрләрендә тиешле тәртиптә һәм көннекен-көнгә теркәп-язып баруын таләп итә иде. Алай гына да түгел, ул үзе дә шактый вакыт епархиядә казначей булып эшләгән, яхшы тәҗрибә туплаган кеше буларакмы, әллә аның хәтере шулай яхшы идеме, ул кирәк чакта акчаның күпме һәм нигә тотылганын бернинди кәгазьсез дә әйтеп бирергә сәләтле иде. Монысы күпләрне гаҗәпкә калдыра иде.

      Теләгәндә, тырнак астыннан да кер табып була. Монда да шулай килеп чыкты: үз хуҗаларының ни теләгәнен яхшы аңлаган тикшерүчеләр дә керем-чыгым мәсьәләсендә берничә вак-төяк төгәлсезлекләр таба алдылар. Горур, буйсынмас булып калырга теләгән архимандрит Алексий Раевскийга ачуы килеп йөргән атакайга шул җитә калды. Синод указыннан соң сигез ай үткәч, 1733 елның 12 мартында, ул, аны миссионерлык эшенә дип бирелгән акчаны әрәм-шәрәм итүдә гаепләп, Изге синодка яңа хат юллады. Бу юлы хатын бер дә курыкмыйча язды, чөнки аның беренче хатыннан соң Синод тарафыннан чыгарылган указ аңа зур ышаныч өстәгән иде.

      Ул эшли бирде

      Архимандрит Алексий атакайны Санкт-Петербургка Яңа керәшен конторасы төзелгәннән соң башкарылган эшләре хакында хисап ясар өчен чакырулары турында хат килгәндә, ул Ярсуар авылына киткән иде.

      Кәтиринкә авылы ягыннан килү юлындагы, гәрчә ул тирә-яктагы таулардан тәбәнәгрәк булса да, ни өчендер, Баштүбә дип аталган тау башына менеп җиткәнче үк, иң беренче булып күзгә ташланган, алтын йөгертелгән түбәсе белән тирә-якка ямь биреп торган чиркәүне күрүгә, атакайның йөрәге үзенә күрә ниндидер шатлыклы, канәгатьлек хисе белән еш-еш тибә башлады. Сәбәбе дә әнә шул чиркәү иде.

      «Ничек тиз уза бу вакыт! – диде ул эченнән һәм, чиркәүне күрүгә, аңа таба карап чукынып алды. – Бу авылга мин әле күптән түгел генә килгән шикелле идем, баксаң, аңа шактый вакыт узып та киткән икән инде! Ул чакта бу тау башыннан беренче булып күккә ашкан мәчет манарасы күренә иде. Ә хәзер, Аллага шөкер, Ярсуарда мәчет урынына нинди мәһабәт чиркәү салдырып куйдык! Вакыт дигәнең су шикелле ага, валлаһи!..»

      Әйе, ул монда иң беренче мәртәбә Кәтиринкә авылы побы Тимофей атакай белән 1719 елда килгән иде. Ул чакта керәшен авылы саналган шушы Ярсуарда, күпме өндәүгә һәм куркытуга карамастан, дүрт гаилә православие диненә керергә аяк терәп каршы булып яшәп ята, ә берничә гаилә, чукындырудан качып, ишетә белүенчә, Урал якларына китеп барган иде. Гәрчә анда шушы дүрт гаилә кешеләреннән башка йөрүче булмауга карамастан, кайчандыр таштан салынган мәчет тә рәсми рәвештә ябылмаган иде әле. Анда мөселманнарның зур дини бәйрәмнәрендә махсус дини белеме булмаган, ләкин үз диненә җаны-тәне белән бирелгән киребеткән Шакир шушында йөрүче шул дүрт гаилә әгъзаларына вәгазьләр сөйли, аннары барысы бергәләп намаз

Скачать книгу