Скачать книгу

монастырьлар иноверецларны чукындыру эше белән алардагы дини эшчәнлек арасында гына шөгыльләнәләр, анда да үз мәхәлләләре тирәсендә генә. Ә без фәкать шушы эшне генә башкарабыз һәм Казан өязенең бик ерак почмакларында, хәтта бөтен Идел – Урал арасында алып барабыз, атакай. Шуның өчен дәүләт безгә акча бүлеп бирә. Аларга яңа чукынучыларга бүләкләр, хәтта ярлыларына кием-салым да сатып алып бирәбез. Ничә еллар миссионерлык итүче кеше буларак шуны әйтә алам: башка халыкларны христианлыкка тарту елдан-ел авырая бара. Шуңа күрә перәнник белән дә кызыктырырга туры килә…

      – Башкаларны безнең дингә тартуның гел авырая баруын үзем дә беләм. Дөрес, авыр бара. Тик нишләмәк кирәк, ул – изге, шуның өстенә зур сабырлык һәм түземлелек сорый торган бик дәвамлы эш.

      – Бик дөрес, атакай, бик дөрес. Мин тагын, бу бик кыйммәткә төшә торган эш, дип тә өстәр идем. Әйтик, быел 201 кешене үз динебезгә керттек. Аларның берсен чукындыру казнага 3 сум 61 тиенгә төште! Аз акча түгел бит, атакай!

      – Нишләмәк кирәк? Киләчәктә Русиядә бары тик бер православие дине генә булырга тиешлеген аңлаган дәүләт андый чыгымнар тотарга мәҗбүр. Менә нәрсә турында киңәшмәкче идем синең белән, архимандрит… – диде инде сүзне күптәннән үзе теләгән юлга кертергә теләгән архиепископ.

      – Тыңлыйм, атакай.

      – Син Богородицк монастыреның турыдан-туры Синодка буйсынуын дөрес дип саныйсыңмы? Бар яктан караганда да ул Казан епархиясе карамагында булырга тиеш түгелме?

      – Бу – Изге синод тарафыннан эшләнгән эш, шуңа күрә аның бу гамәлен шик астына алырга һич тә хакым юк, атакай. Сиңа да киңәш итмим, – диде Раевский, ашыкмыйча гына, ләкин һәр сүзен ачык һәм мөһер суккан шикелле нык итеп. – Аннан соң, минем карашымча, чиркәүнең, монастырьның кемгә буйсынуы, кемгә каравы мөһим дә түгел бугай. Барыбыз да бер үк изге эшне башкарабыз бит, атакай. Менә монысы иң мөһиме дип уйлыйм.

      «Бигрәк матур сөйли бу архимандрит, – дип уйлап алды Илларион Рогачевский эченнән. – Барыбер булса, кешеләр ишектән түгел, тәрәзәдән йөрерләр иде…»

      Ләкин бу уен кычкырып әйтмәде.

      – Анысы шулай инде… – диде Илларион атакай һәм, аның бу сүзләрен чын күңеленнән әйтәме, юкмы икәнен белергә теләгәндәй, тиз генә аның йөзенә күз салып алды. – Шулай инде анысы… Әйтеп куям, архимандрит, алай да мин бу мәсьәлә буенча Синодка үз фикеремне җиткерергә тиеш дип саныйм. Колак салырлармы, юкмы, анысы – алар эше.

      – Үзеңә карыйсың, атакай, анысы үз иркеңдә. Ә мин – юл кешесенең юлда булуы хәерле – китеп барырга тиеш. Күрешүебезгә бик шатмын, тагын бер тапкыр сиңа исәнлек-саулык һәм епархия эшендә уңышлар телим, атакай.

      – Рәхмәт, рәхмәт. Танышуыбызга мин дә шатмын, сиңа да уңышлар телим, – диде архиепископ, урыныннан торып. – Ярый, син дә сау-сәламәт бул, архимандрит!

      Раевский чыгып китте. Ә кабинет хуҗасы янәдән тәрәзә янына килде дә аның йорт подъездыннан чыкканын, ябык, озын гәүдәсен сизелерлек үк аска бөгә төшеп, ишегалды аша үтеп, арбасына менеп утырганчы күзәтеп торды.

      «Моны

Скачать книгу