Скачать книгу

ул священниклар мәктәбенә көчләп керткәннәрме? Нигә кирәк аңа анда уку?! Ул бит, тышкы яктан христиан булып, күңеле белән мөселманлыкта кала ала иде!

      – Алай димә. Аның ул мәктәпкә ничек кергәнен белмисең бит син. Бәлки, көчләп керткәннәрдер? Менә шулай, Алексей. Безнең әби-бабайлар тикмәгә генә: «Адәм фәрештә булмас, әрекмән кәбестә булмас», – дип әйтмәгәннәр.

      – Ләкин шул ук әби-бабаларыбыз: «Пычак ярасы китә, намус карасы китми», – дип тә әйткән бит! Димәк, Александр безнең нәселгә намус карасы китергән булып чыга.

      – Нәтиҗә ясарга ашыкма! Сабыр бул! Кешене гаепләү ансат ул. Монда без тыштан урыслар белән бергә чукынып, эчтән: «Мин мөселман булып калдым», – дип, үз-үзебезне алдап йөрибез икән, карарга кирәк әле монда: кайсыбызның намусы карарак икән – энекәшеңнекеме, әллә безнекеме? Менә шуны тулысы белән, бөтен яклап ачыклый алсаң гына ясарга була нәтиҗәне. Шылдымы? – Искәндәр, шаярып, Алексейның аркасына суккалап алды. – Ашыккан ашка пешкән… Ә әтиең ничек? Һаман мөселман динен тотамы икән?

      – Аллага шөкер, ул тота. Мин моны, ачык итеп язмаса да, – ул-бу булмасын, белә күрмәсеннәр дип курка! – хатларыннан сизеп торам. Безнең Александр гына… Менә хәзер шушындый картинаны күз алдыңа китер инде: бер өйдә – бер түбә астында! – яшертен генә мөселман динен тотучы әти һәм… – Алексей ачуыннан йодрыкларын йомды, тешләрен шыкырдатып кысты да алдында ниндидер җирәнгеч нәрсә торган сыман төкереп куйды. – Һәм шул ук вакытта, күкрәгенә зур тәресен асып, озын кара кием кигән малае – поп яши! Җитмәсә, өйнең бер почмагында лампада белән икона тора! Поп, ягъни минем энекәш Александр, өйгә кергән саен, ашаган саен, шул почмакка карап чукынып-чукынып ала! Күз алдыңа китерә аласыңмы син шуны, ә, Искәндәр дус? Бик тә кызык картина килеп чыга түгелме? Дөрес, аны күз алдына китерүе дә кыен. Мондый нәрсә төшкә генә керергә мөмкин…

      – Ашыкма! Бәлки, алар мондый эшкә үзара килешеп баргандыр? Ул чагында әтиеңнән беркем дә шикләнми, аның чынында үз динен тотканын белмиләр. Мөмкинме шулай булырга?

      – Белмим, белмим… Әтинең аңа, священник бул, улым, дип әйтүен һич күз алдыма китерә алмыйм! Бу турыда уйлый-уйлый башым катты инде!

      – Әйтәм аны, хат алуың турында да әйтмәдең. Мин, ни булды икән, дип йөрим. Баксаң, син күңелеңнән энекәшеңне битәрлисең икән. Калдыр бу эшеңне! Исән-имин калу өчен җайлашу заманы хәзер… Ә аңа һәр кеше үзенчә җайлаша. Алла боерса, тора-бара килер шундый яхшы заман, анда кешеләр барысы да үзләре булып яши башлар. Урысы – урыс, татары – татар, чувашы – чуваш, удмурты – удмурт, мордвасы – мордва, башкорты башкорт булып, һәрбере үз динен тотып! Беркемнән курыкмыйча, беркемнән оялмыйча, беркем алдында да җайлашмыйча!

      – Бу турыда тыңлавы бик күңелле, әлбәттә. Тик килерме икән соң андый хөррият заманы? Аның килеренә бик шикләнәм мин, Искәндәр дус. Кайчан килер икән соң? Ул килгәнче, барыбыз да урыска әйләнеп бетмәбезме? Бик каты кысалар икән бит, бик каты! Әти үзенең хатларында гел «авылда озын киемлеләр көннән-көн еш күренә башлады» дип яза әнә. Алай гынамы! Урыс дине, урыс дине дип азынулары бернинди чик-чаманы

Скачать книгу